Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сан-Франциско татарлары әниләр көнен бәйрәм итте


Американ-Татар оешмасында әниләр көне уңаеннан узган чәй мәҗлесе
Американ-Татар оешмасында әниләр көне уңаеннан узган чәй мәҗлесе

Дөньяның зур өлешенендә, АКШ, Европа, Төркиядә майның икенче якшәмбесендә әниләр көне бәйрәм ителә.

Кушма Штатларның Сан-Франциско шәһәрендәге Америка төрек-татар берләшмәсе 10 май көнне әниләрне чәйгә чакырды. Мәҗлестә 50ләп кеше катнашты, дип хәбәр итте җәмгыятьнең актив вәкилләренең берсе Илһан Садри.

"Әниләребез рәхәтләнеп чәй эчте, коймаклар һәм тәм-томнар белән сыйлады, кухня һәм өстәл әзерләү тулысынча ирләр өстендә булды", диде ул.

Япония татары булган Өмет Аги әнисе турында японча җырлаган. Мәхәлләнең иң яшь әгъзасе "Туган тел"не башкарган. Берләшмәнең элекке рәисе Җүнәйт Чапаноглы әниләр турында сөйләгән.

Сан-Франциско шәһәрендәге татарлар оешмасында 225ләп әгъза бар. Аны бүгенге көндә Туран Апакай җитәкли. Мәхәллә әгъзалары тырышлыгы белән музыкаль һәм әдәби кичәләр, чәй мәҗлесләре, сабантуйлары оештырыла. Быел Сабан туе Сан-Францискода 8 августта узачак.

XS
SM
MD
LG