Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай химия ширкәтләрен Татарстанга күчерергә тели


Башкала Пекинда битлексез йөреп булмый. 2015 елның 15 гыйнвар фотосы
Башкала Пекинда битлексез йөреп булмый. 2015 елның 15 гыйнвар фотосы

Экологик һәлакәт хәленә якынлашкан Кытайда химия һәм нефтегаз сәнәгате тирә-як мохиткә зур зыян китерде. Хәзер ул химия ширкәтен Татарстанга күчерергә тәкъдим итә.

Русия Европадагы партнерларыннын читләшеп төп хезмәттәшлекне Кытай белән корырга ниятли. Казан-Мәскәү тиз йөрешле тимеп юл төзелешенә 300 миллиард сум инвестиция кертергә тели дигән хәбәрдән соң Татарстанга кагылган чираттагы тәкъдим республикага химия берләшмәләрен күчерү булды.

Бүген Казанда Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Кытай дәүләт химия-инженерия берләшмәсе" рәисе Юй Цзиньбо белән очрашты. Кытай берләшмәсе җитәкчесе сүзләренә караганда, Кытайда химия сәнәгате шул кадәр югары дәрәҗәгә үскән ки, алар "аның бер өлешен Татарстанга күчерергә тәкъдим итә". Татарстан хөкүмәте риза булса, кытайлар үзләренең химия сәнәгатен өйрәнүгә Татарстанны да кертәчәк.

Миңнехановның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Цзиньбо аларны корпорациянең Пекиндагы баш фатирына чакырган. Миңнеханов исә Татарстанга күчереп булган Кытай химия ширкәтләрен өйрәнер өчен эшче төркем төзергә кушкан.

Пекинда чүп ташлау урыны
Пекинда чүп ташлау урыны

Кытай үзе экологик һәлакәт хәленә килеп җиткән ил. Икътисад һәм сәнәгать үсеше артыннан куып Кытай җитештерү калдыкларын чистартырга вакыт тапмады һәм акча сарыф итмәде. Пычрак һава аркасында туган сулыш проблемнарыннан Пекин, Шанһай, Гуанчжоу һәм Сиан шәһәрләрендә меңләгән кеше үлә. Ширкәтләр суны чистартмыйча елгаларга агыза. Кытай активистлары әзерләгән "яман шеш авыллары харитасы" инде ике ел элек бөтен дөньяның игътибарында булды. Харитада 400ләп авыл бар. Greenpeace балыкчылар авылы Цзянсуда халыкның зур өлешенең яман шешнең соңгы стадиясе белән авыруын язып фотолар бастырган иде.

XS
SM
MD
LG