Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Камаз" йөк машиналарын сату 49%ка кимегән


2015 елның дүрт аенда узган елның шул вакыты белән чагыштырганда "Камаз" 14-40 тонна авырлыктагы йөк машиналарын 49%ка кимрәк саткан. Бу хакта ширкәтнең матбугат хезмәте белдерә.

Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низагта катнашканга, белгечләр фикеренчә, Көнбатышның Русиягә карата кертелгән чикләүләре, икътисад начарлану, Urals нефтенең һәм рубльнең бәясе төшү "Камаз" машиналарын сатып алучыларны киметкән.

XS
SM
MD
LG