Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нариман Джелял: "Хакимият Мәҗлеснең халык белән очрашуыннан курка"


2014 елның 18 маенда Акмәчет бистәсәндә узган матәм чарасы
2014 елның 18 маенда Акмәчет бистәсәндә узган матәм чарасы

Кырымтатарларның 18 май матәм митингын турыдан-туры тыю булмаса да, Акмәчет шәһәр хакимияте аны үткәрү өчен урын бирми, моны инде шул ук тыю дип атарга була.

Мәҗлес матәм чарасын үткәрү өчен сораган Акмәчетнең Профсоюзлар мәдәният сарае янындагы урында башка бер оешма нәкъ шул 18 майда ниндидер чара үткәрәчәк икән. Акмәчет шәһәр хакимияте Мәҗлес мөрәҗәгатенә шундый җавап кайтарган.

Азатлыкның, Мәҗлес мондый вазгыятьтә ниндидер башка урын сораячакмы, дигән соравына Мәҗлес әгъзасы Ибраим Чегертма, Мәҗлес бу хакта кабат җыелмады, ниндидер карар алмады, ләкин без бу мәсьәләне сөйләшәргә тиешбез, диде.

Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелял исә бу хакта Азатлыкка сөйләп, без бу митингны үткәрү өчен башка урын сорамаячакбыз, чөнки безгә аны үткәрү өчен урын юк, диде.

– Бу мәсьәләнең тик формаль ягымы әллә чыннан да төп сәбәбеме?

Нариман Джелял
Нариман Джелял

– Минем фикеремчә моның ике сәбәбе бар. Беренчедән, хакимият 3 майда гаҗәеп итеп үткәргән Хыдырлездан соң Мәҗлес митингына бик күп кеше жыела алуыннан курка. Икенчәдән, хакимият Мәҗлеснең халык белән массакүләм рәвәштә очрашуын тәләми, шуның өчен дә урын бирми.

– Элекке елларда Акмәчеттән тыш районнарда матәм митинглары уза иде, узган елда да узган иде. Быел ничек була?

– Кайбер районнарда 18 майда митинглар булачак. Безгә җирле Мәҗләсләр бу хакта хәбәр итә. Мәсьәлән, Судак региональ Мәҗләсе мондый митингны әзәрли. Үзәк Мәҗләс аларга тыкшынмый, алар кемне чакырырга, аны ничек алып барырга үзләрә хәл итә. Бәлки тагын кайбер районнарда да җирле митинглар узар.

* * * *

2014 елда Акмәчет үзәк майданында митинг тыелганнан соң, митингны Акмәчет кырымтатар бистәсәндә үткәргәннәр иде. Быел шул ук урында митингны үткерү мөмкин булмаячактыр, чөнки узган елның урынын, мәчет янындагы мәйданны бульдозерлар белән казып төзелеш мәйданчыгына әйләндергәннәр, ләкин анда 6 айдан бирле бернинди төзелеш алып барылмый.

Шулай итеп, дистә еллар буена 18 май көнне үткәреләп килгән Бөтенкырым матәм митингы быел Акмәчеттә гомумән булмаячак.

XS
SM
MD
LG