Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар яшьләре Чатырдагка менеп сөрген корбаннарын искә алды


Кырымтатар яшьләре Чатырдаг тавына менде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:36 0:00

Кырымтатар яшьләре Чатырдаг тавына менде

Кырымтатар яшьләре сөргеннең 71 еллыгына багышлап Чатырдаг тавына менделәр. Матәм чарасында дүрт меңләп кеше катнашты.

Кырымтатар яшьләре сөргеннең 71 еллыгына багышлап Чатырдаг (Чатыртау) тавына менделәр. Милли байраклар тотып “Милләт! Ватан! Кырым” сүзләрен кычкырып, дүрт меңләр кырымтатар яшьләре Чатырдагның иң өстенә менеп анда кырымтатар милли байрагын урнаштырып, сөрген корбаннары истәлегәнә дога кылып, “Ант иткәнмән” милли гимнны башкардылар.

Чатырдагка менү гадәте 2010 елда барлыкка килде. Беренче оештыручылар кырымтатар яшьләре иде, ләкин ел саен алар белән бергә күтәрелгәннәр арасында олы яшьтәгеләр дә була. Быел чара алтынчы тапкыр үткәрелде.

Акмәчәт-Алушта юлында, Кара диңгездән 10 чакрым ераклыкта урнашкан, Кырымның иң югары тауларының берсе булган Чатырдагка менеп, анда байрак куеп, кырымтатар яшьләре Кырымның чын хуҗасы кем булганына ишәрә ясый.

Чатырдагтагы борынгы мәгарәләрнең кырымтатарча исемнәре дә шуны исбатлый: Эмине-Баир-Хосар, Эмине-Баир-Коба, Суук-Коба, Бин-Баш-Коба (коба – мәгарә).

Белешмә. Чатырдаг тавының биеклеге 1527 метр, озынлыгы 10 чакрым, киңләге 4 чакрым чамасы. Аяз көнне ул Кырымның төрле урыннарыннан күрәнеп тора.

XS
SM
MD
LG