Accessibility links

Кайнар хәбәр

Музейлар төне Казан һәм Уфада да үтте

Казанда "Музейда көн һәм төн" чарасы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

Казанда "Музейда көн һәм төн" чарасы

18 май Халыкара музейлар көне алдыннан оештырылган Музейлар төне чарасы якшәмбегә каршы төндә Казан белән Уфада да үтте.

Татарстан милли музеенда 2004 елдан бирле уздырылып килүче "Музейлар төне" халыкара музейлар акциясенең максаты - бер яктан, музейлар арасындагы бердәмлекне чагылдырса, икенче яктан, туган якның тарихын өйрәтү, дип белдерде Татарстан Милли музее мөдирәсе Гөлчәчәк Нәҗипова. Аның сүзләренчә, алар мондый чаралар белән халыкны музейларга җәлеп итеп кенә калмыйлар, ә Мәрҗәни, Насыйри кебек мәгърифәтчелек белән дә шөгыльләнәләр.

Музейдан алынган мәгълүматларга караганда, бу чара ярдәмендә Милли музей экспонатларын ун меңнән артык кеше караган. Нәҗипова бу санның бер яктан күп, икенче яктан аз да булуын әйтте.

"Мондый көннәрдә гадәттә көненә 300 кеше килә. Бу чара ярдәмендә 10 меңнән артык кеше килде, әле тагын музей каршындагы 1 Май мәйданына рок концерт карарга 20 мең кеше килде. Бу концерт махсус музей каршында оештырылды, концерт карарга килгән яшьләр музей белән дә танышсын дип теләдек.

Тик шуны да әйтергә кирәк, без Милли музейга бер сәгатьтә 200дән артык кеше кертә алмыйбыз. Моның өчен шартларыбыз юк. Бинабызның өчтән бер өлеше генә ремонтланган. Әгәр бинабыз тулысынча төзекләндерелсә, тагын да күбрәк кешене кабул итә алачакбыз.

Музеебызга күбрәк җирле туристлар килә. Чит илнекеләр азрак. Музейга килүчеләр күбрәк борынгы чор экспонатлары белән кызыксына. Болгар чоры, Алтын Урда чоры әйберләре, Әби патша каретасы да туристларны үзенә җәлеп итә", дип белдерде ул.

"Музейда көн һәм төн" чарасы көндезге бердә башланды һәм төнге икегә кадәр дәвам итте. Гөлчәчәк Нәтипова сүзләренчә, мондый көннәрдә музейга керү өлкәннәр өчен 120, пенсиядәгеләр өчен 60 сум, балалар өчен түләүсез.

Уфада Музейлар төне

Уфада Музейлар төне

Мәҗит Гафуриның йорт-музее бинасы
1/13 Мәҗит Гафуриның йорт-музее бинасы
16 май Башкортстанда Музейлар төне узды. Халыкара музейлар көне алдыннан узган чара республика буенча алтмышка якын урында узды. Уфадагы унике мәйданга халык төнгә кадәр агылып торды.
Мәҗит Гафуриның эш өстәле
2/13 Мәҗит Гафуриның эш өстәле
16 май Башкортстанда Музейлар төне узды. Халыкара музейлар көне алдыннан узган чара республика буенча алтмышка якын урында узды. Уфадагы унике мәйданга халык төнгә кадәр агылып торды.
Мәҗит Гафури музеендагы Мостай Кәримнең сугыштан кайткан чемоданы
3/13 Мәҗит Гафури музеендагы Мостай Кәримнең сугыштан кайткан чемоданы
16 май Башкортстанда Музейлар төне узды. Халыкара музейлар көне алдыннан узган чара республика буенча алтмышка якын урында узды. Уфадагы унике мәйданга халык төнгә кадәр агылып торды.
Халык шагыйренең ятагы
4/13 Халык шагыйренең ятагы
16 май Башкортстанда Музейлар төне узды. Халыкара музейлар көне алдыннан узган чара республика буенча алтмышка якын урында узды. Уфадагы унике мәйданга халык төнгә кадәр агылып торды.
Ленин музее
5/13 Ленин музее
16 май Башкортстанда Музейлар төне узды. Халыкара музейлар көне алдыннан узган чара республика буенча алтмышка якын урында узды. Уфадагы унике мәйданга халык төнгә кадәр агылып торды.
Чарада катнашучылар
6/13 Чарада катнашучылар
16 май Башкортстанда Музейлар төне узды. Халыкара музейлар көне алдыннан узган чара республика буенча алтмышка якын урында узды. Уфадагы унике мәйданга халык төнгә кадәр агылып торды.
Җиңү паркындагы тантаналы йөреш
7/13 Җиңү паркындагы тантаналы йөреш
16 май Башкортстанда Музейлар төне узды. Халыкара музейлар көне алдыннан узган чара республика буенча алтмышка якын урында узды. Уфадагы унике мәйданга халык төнгә кадәр агылып торды.
Дан музеендагы “Сугышка озату” экспозициясе
8/13 Дан музеендагы “Сугышка озату” экспозициясе
16 май Башкортстанда Музейлар төне узды. Халыкара музейлар көне алдыннан узган чара республика буенча алтмышка якын урында узды. Уфадагы унике мәйданга халык төнгә кадәр агылып торды.
Дан музеендагы башкорт почмагы
9/13 Дан музеендагы башкорт почмагы
16 май Башкортстанда Музейлар төне узды. Халыкара музейлар көне алдыннан узган чара республика буенча алтмышка якын урында узды. Уфадагы унике мәйданга халык төнгә кадәр агылып торды.
Җиңү паркындагы тамашачылар
10/13 Җиңү паркындагы тамашачылар
16 май Башкортстанда Музейлар төне узды. Халыкара музейлар көне алдыннан узган чара республика буенча алтмышка якын урында узды. Уфадагы унике мәйданга халык төнгә кадәр агылып торды.
Музейдагы күренеш
11/13 Музейдагы күренеш
16 май Башкортстанда Музейлар төне узды. Халыкара музейлар көне алдыннан узган чара республика буенча алтмышка якын урында узды. Уфадагы унике мәйданга халык төнгә кадәр агылып торды.
Җиңү паркында
12/13 Җиңү паркында
16 май Башкортстанда Музейлар төне узды. Халыкара музейлар көне алдыннан узган чара республика буенча алтмышка якын урында узды. Уфадагы унике мәйданга халык төнгә кадәр агылып торды.
Чарада катнашкан балаларның бию төркеме
13/13 Чарада катнашкан балаларның бию төркеме
16 май Башкортстанда Музейлар төне узды. Халыкара музейлар көне алдыннан узган чара республика буенча алтмышка якын урында узды. Уфадагы унике мәйданга халык төнгә кадәр агылып торды.
Previous slide
Next slide

"Музейлар төне" чарасы Башкортстанның алтмышка якын урынында узды. Уфадагы унике мәйданга халык төнгә кадәр агылып торды. Башкалада Милли музей, Дан музее, Иҗат күргәзмәләр залы, рәссам Михаил Нестеров музее, Ленин музее, рәссам Александр Тюлькинның йорт-музее, язучы Сергей Аксаков, Наил Лотфуллин исемендәге заманча сәнгать музее, Почта музее һәм Мәҗит Гафуриның йорт-музейлары эшләде.

Нестерев музеенда Башкортстан дәүләт филармониясе классик музыка концерты оештырды. Рәссам Михаил Нестеровның саклауга куелган кайбер рәсемнәре тәкъдим ителде.

Мәҗит Гафуриның йорт-музеендагы чара бакчага чия агачлары утыртудан башланды. Аннан соң язучылар, сәнгать әһелләре белән очрашу узды. Сувенирлар сату, балалар өчен биткә рәсем төшерү – фейспейнтинг дәресләре оештырылды.

Сергей Аксаковның йорт-музеенда сугыш еллары фотосурәтләре күргәзмәсе ачылды. Хәрби темага фильмнар күрсәтелде.

Почта музеенда сугыш чоры темасына филателистлар әзерләгән күргәзмә эшләде, Башкортстандагы почта тарихы турында мәгълүматлар тәкъдим ителде.

Ленин музеенда Икенче дөнья сугышы елларындагы хәрби киемнәрне киеп карау оештырылды, сугыш турында документаль фильм күрсәтелде.

Иң зур чаралар башкаланың Хәрби дан музеенда оештырылды. Музей Җиңү паркында урнашу сәбәпле, чаралар бар паркта узды. Тамашага килүчеләрне сугыш елларындагы хәрби киемнәр кигән мотоциклчылар каршы алды. Барабанчылар йөреше күрсәтелде. Сугыш чоры кораллары, эзтабарлар тапкан корал һәм хәрбиләрнең кирәк-яраклары күргәзмәсе эшләде.

This item is part of
XS
SM
MD
LG