Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Австриядән Урал Рәхимовны үзенә тапшыруны сорады


Урал Рәхимов
Урал Рәхимов

Русия Австриянең "Башнефть" ширкәтенең элекке җитәкчесе Урал Рәхимовны кулга алып үзенә җибәрүен сорый.

"Башнефть" ширкәте хиссәләренең урлануын тикшерү эше белән бәйле мөрәҗәгатен Русия Австриягә җибәрде. Билгеле булганча, ширкәтнең элекке җитәкчесе, Башкортстанның элекке президентының улы Урал Рәхимов тикшерүдән качып Австриядә яши. Русиядә аңа зур күләмдә акча урлауда гаепләү белдерелгән.

2014 елның декабрендә Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе Башкортстан тарафыннан хосусилаштырылган, ә соңыннан "Система" ширкәтенә сатылган "Башнефть" акцияләрен дәүләткә кайтару карарын чыгарды. Хиссәләрне канунсыз сатылуны тикшерү эше 2014 елның апрелендә ачылган иде. "Система" җитәкчесе Владимир Евтушенковка "Башнефть" эше нигезендә "акча юуда" гаепләү белдерелеп ул ноябрь уртасына кадәр өй сагында тотылды.

Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Урал Рәхимовны кулга алу карарын чыгарды, аны халыкара полиция эзли.

XS
SM
MD
LG