Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада кулга алынган ике Русия хәрбие күзләү алып барганнарын таныды


Александр Александров
Александр Александров

Украина Иминлек хезмәте Донбасста 16 май тоткарланган ике Русия хәрбиеннән сорау алды.

Украина Иминлек хезмәте чыгарган сорау алу видеоларына караганда, тоткарланган Русия хәрбиләренең исемнәре Евгений Ерофеев һәм Александр Александров. Алар 12 кешелек төркем белән Лугански өлкәсенә Тольяттидан апрельдә килгән һәм күзләү эшләре алып барган. Александров Украинаның көнчыгышына 26 март килгәнен әйтте. Аның сүзләренә караганда, алар Украинага 220 кешелек батальон белән кергәннәр.

Хәрбиләрнең кулга алынуы 17 май билгеле булды. Украина аларның Русиянең Баш күзләү идарәсенең (ГРУ) махсус хезмәте хәрбиләре булганын хәбәр итте. Киев Ерофеев һәм Александровны террор оешмасы эшендә хөкем итәчәген белдерде.

Русия саклану министрлыгы хәрбиләрне кичекмәстән азат итәргә таләп итте. Министрлык аларның чыннан да элек хәрби көчләрдә хезмәт иткәннәрен, әмма соңгы вакытта инде хезмәттән киткәннәрен әйтте. Кремль яңадан Украинаның көнчыгышында Русия хәрбиләләре юк дип белдерде.

Сишәмбе көнне Украинада Русия көчләре турында мәгълүмат җыючы активистлар Руслан Левиев һәм Вадим Коровин Твиттерда яңа каберлекләр табылды дип язды. Донбасста җирләнгән кешеләрне алар Русия спецназы дип саный. Аларның берсенә 21 яшь тә тулмаган булган.

​Активистлар бу рәсемнәрнең кайда төшерелгәнен әлегә хәбәр итмәде.

XS
SM
MD
LG