Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "теләнмәгән оешмалар" кануны кабул ителде


Мәскәүдә "Мемориал" кеше хокуклары үзәге бинасы
Мәскәүдә "Мемориал" кеше хокуклары үзәге бинасы

Прокуратура Русиянең конституцион төзелешенә һәм иминлегенә куркыныч тудырган халыкара яки хөкүмәттән бәйсез оешманы "теләнмәгән" дип атый алачак.

Дәүләт думасы Русиядә "теләнмәгән оешмалар" исемле канунны өченче укылышта кабул итте. Русиянең конституцион төзелешенә һәм иминлегенә куркыныч тудыра дип саналган халыкара яки хөкүмәттән бәйсез оешма "теләнмәгән" була ала.

Әлеге исемлеккә кертүне тышкы эшләр министрлыгы белән бергә баш прокуратура хәл итәчәк. Андый оешманың Русиядәге бүлекчәләре ябылачак. Канунны бозган өчен акчалата җәзалар, берничә тапкыр бозган өчен алты елга кадәр төрмә каралган.

Бу канун өлгесенә Amnesty International һәм Human Rights Watch кебек халыкара хокук яклау оешмалары ризасызлык белдергән иде.

XS
SM
MD
LG