Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда ислам кабул итү көнендә Кол Шәрифтә шамаилләр күргәзмәсе ачыла


Гыйраклы шамаилләр остасы Имад Зөбәернең Швециядә узган күргәзмәсеннән, 2011 ел
Гыйраклы шамаилләр остасы Имад Зөбәернең Швециядә узган күргәзмәсеннән, 2011 ел

Беренче Русиякүләм "Гаиләм шамаиле" исемле күргәзмәгә 300ләп эш килгән.

Борыңгы Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүне искә алу уңаеннан 21 май Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда шамаилләр күргәзмәсе ачыла. Русиякүләм беренче тапкыр оештырылган бу күргәзмәгә Петербурдан алып Төмәнгә кадәр, Казакъстан, Австралиядән эшләр килгән.

Ислам музеенда Татарстан, Түбән Новгород һәм Чуашстаннан 40лап борыңгы шамаил бар. Күргәзмәгә чыгарылачак әсәрләр арасында XIX гасырда эшләнгәннәре дә бар. Кайберләре XX гасырда совет чорында ясалган.

Татар шамаилләре галереясында 50ләп эш күрсәтелгән. Күргәзмәгә килүчеләр үзләренә ошаган шамаилләрне сайлап интернетта тавыш бирә ала. Җиңүчеләр 12 июнь үтәчәк Изге Болгар җыены алдыннан билгеле булачак. Күргәзмәне "Казан Кирмәне" музее, Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте, "Татар сәнгате һәм мәдәнияте" исемле иҗтимагый оешма әзерләгән.

XS
SM
MD
LG