Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин милли телләргә һөҗүм игълан итте


Путин милләтара мөнәсәбәтләр һәм рус теле шуралары утырышында чыгыш ясый. 19 май 2015, Мәскәү
Путин милләтара мөнәсәбәтләр һәм рус теле шуралары утырышында чыгыш ясый. 19 май 2015, Мәскәү

Милләтара мөнәсәбәтләр һәм рус теле шураларының уртак утырышында Русия буйлап рус теле дәресләренең саны бер булырга тиеш дип әйтелде.

Русия президенты Владимир Путин милләтара мөнәсәбәтләр һәм рус теле шураларының уртак утырышында милли телләрне өйрәнү рус теле дәресе хисабына бара дип, моны проблема дип атады. Путин әйтүенә караганда, татар һәм башка телләр дәресләре башка фәннәр урынына түгел, нәкъ рус теле дәресләре хисабына укытыла. Моны президент Русия татарларының федераль мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдиновның татар телен укытырга белгечләр әзерләүче татар теле кафедраларының ябылуы, укыту програмнардагы җитешсезлекләр турындагы чыгышыннан соң әйтте.

"Шуның өчен җыелдык та без монда. Укыту системын рус теленә дә, милли телләргә дә зыян салмыйча көйләү турында сөйләшү өчен җыелдык", диде Путин. Башка милләт вәкилләренең милли телләрнең кысыла баруы турындагы чыгышларына карамастан, президент Русия буйлап рус теле дәресләренең күләмен бертөрле итеп билгеләргә теләгәнен җиткерде.

Бу яңалыкны урыс милләтчеләре хуплап каршы алыр. Читтән караганда президентның бу тәкъдимендә бер зыян да күренми. Әмма төптән карасаң, бу карарның рус булмаган милләтләргә нәтиҗәсе авыр булачак. Таякның калын башы үз телләрен өйрәнүне милләтне саклауның мөһим чарасы итеп күргән халыкларга төшәчәк.

Бер яктан Путин һәр милләтнең үз теленә хокукы барлыгын һәм аны бозарга ярамаганын белә. Ләкин алданмагыз сез моңа. Кремль җитәкчесе "дәүләт даими рәвештә балаларның кайда яшәвенә һәм мәктәпнең юнәлешенә карамастан рус теле белемен камилләштерүне кайгыртырга тиеш" диде.​

Путин мәгариф министрлыгына төбәкләрдә рус теле дәресләренә бирелгән сәгатьләрнең киметелмәвен күзәтергә кушты.

Путинның тагын ике сүзе игътибарга лаек. Бер яктан, ул Русиядә яшәүчеләрнең 96% русча сөйләшә диде. Аларның күбесенең тагын үз телләрендә дә сөйләшкәне һәм үз телләрен мәктәптә дә өйрәнергә теләгәннәрен телгә алмады. Икенче яктан, Русия яулап алган Кырымда өч тел – рус, украин һәм кырымтатар телләре тигез хокукларга ия, диде президент. Соңгы бер елда Кырымда булган хәлләрне күзәткән кешеләр моның белән килешә алмас иде.

Утырышта Путин Русия мәктәпләрендә 30 телдә белем бирелә диде. Аларның 29ы бары тик башлангыч мәктәптә атнасына 1-2 генә сәгать укытылганын телгә алмады. Шулай ук президент 89 телдә төрле курслар бар диде. Алар арасына күп кенә чит телләр дә керә.

19 май булган утырышның тагын бер кызыклы ягы бар. Утырыш 6 февраль узарга тиеш иде, әмма Франция президенты Франсуа Олланд һәм Германия канцлеры Ангела Меркельнең Украина турында сөйләшер өчен Мәскәүгә килүе сәбәпле кичектерелде.

Путин киңәшчеләре очрашуны кичектерү "белгечләргә утырышка яхшырак әзерләнергә өстәмә вакыт бирде" диде. Бу күпмедер дәрәҗәдә дөреслеккә туры килсә дә, әлеге вакытны рус телен яклаучылар һәм милли телләргә каршы чыгучылар да үз карашларын җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен кулланды.

Узган атнада Татарстан, Башкортстан, Бурятия һәм Коми республикаларында Путинга үз балаларының теләгән кадәр рус теле дәресләре ала алмавына зарланучылар булды. Урыс активистлары "Русиядәге милли республикаларда урыс телен һәм милләтара килешеп яшәүне коткарыгыз" дигән мөрәҗәгать таратты. Мәскәүдәге Глобализация проблемалары институты белгече Михаил Делягин этник республикаларда рус балаларын милли телләрне өйрәнергә мәҗбүр итү милләтара киеренкелек тудыра дип язып чыкты.

Мондый чыгышлардан соң Путин "халык теләгәнчә" эшли булып чыга. Рус милләтчеләре Путин "рус телен яклау эшендә җитди адым ясады" дип куана.

Русиядә яшәүче рус булмаган милләтләр вәкилләре дә Путинның бу чыгышына реакция күрсәтсен иде дигән теләк бар. Аларның җаваплары Русия президенты карашларыннан аерылырга мөмкин.

Пол Гобл
Русия һәм Евразия белгече, АКШ

Оригинал: Putin Launches Broad New Attack against Non-Russian Languages
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG