Accessibility links

Кайнар хәбәр

"БашгизХан" китабының дәвамы булырмы?


Хәбир Сөләйманов үзенең китабын тәкъдим итә
Хәбир Сөләйманов үзенең китабын тәкъдим итә

Вконтактедагы "Башкорт" җәмәгать оешмасы битендә бу язма бик азга гына күренеп алды. Күрәсе кешеләр күреп калган ахры, язманы юк иттеләр. Шулай да, сакланасы урыннарда калган, шул исәптән миндә дә. Азатлык укучыларына татарчага тәрҗемәләп тәкъдим итәм.

Күренекле башкорт боксчысы, дөнья чемпионы Хәбир Сөләймановның "БашгизХан" китабы башкорт җәмәгатьчелеге өчен зур вакыйга булды. Китапны тәкъдим итү кичәсе 23 февральдә Уфаның "Простор" кинокомплексында узды. Кичәгә килгән тамашачыларның күпчелеген яшьләр тәшкил итте. Китапларга Хәбир Сөләймановның үзеннән автограф алу өчен чират тезелгән иде. Уфадан тыш китапны республиканың башка шәһәрләрендә дә тәкъдим иттеләр. Күренекле боксчы тарафыннан язылган тарихи роман укучыларда кызыксыну уятты. Роман башкорт батыры һәм аның халкына, тарихына карата олы мәхәббәте турында. Авторы Хәбир Сөләйманов почтасына әле дә күпләп хатлар килә, укучыларга роман ошаган, бу турыда укучылар җылы эчтәлекле хатлар язалар.

Күптән түгел китапны тәкъдим итү кичәсе Мәскәү шәһәрендә дә оештырылды. Моңа кадәр мондый кичәләрдә китапларны сатып алу мөмкинлеге булса, оештыручылар - Мәскәү студентлары ассоциациясе "очрашу өчен зал бушка бирелде, шуңа күрә китап сатып, акча алу ярамый" дип сәбәп итеп, кичәдә китап сатуны тыя. Әмма соңгарак, элек югары пост алып торган, хәзер пенсиядәге чиновникка китап ошамаганлыгы билгеле була. Романдагы кайбер урыннарын яратмаган, һәм китапны экстримистик әдәбият дип атаган. Китапта башкорт тарихына кагылышлы трагик вакыйгалар сурәтләнә, нәкъ шул урыннарын экстримистлыкка керткән дә инде әлеге чиновник.

Хәзер "БашгизХан"ны экстремистик әдәбият исемлегенә кертеп, аны сатудан алу эшләре башлануы мөмкин. Башкорт халкының үз иреге, хокукы, җире өчен батырларча көрәшен, тарихның канлы битләрен күрсәтүне тыючы башкортлар хәйран калдыра. Әлеге чиновниклар Мәскәүгә уңайлы булсын өчен тарихны яшермәкче. Китапта сурәтләнгән вакыйгалар чынлыкта булган һәм аны халык күңеленнән юып бетерә алмаслар. Алга киткән илләрдә тарихны хаталарын кабатламас өчен төпле итеп өйрәнәләр, ә бездә тарихи вакыйгаларны әлеге вакытта хакимияттә кем утыруына карап, уңайлы итеп күчереп язалар. Русия федерациясенең азсанлы халыклары тарихы бик аз өйрәнелә, онытылган үпкә-ачулар кабат калыкмасын өчен фаҗигале вакыйгалары турында әйтелми. Чечен республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның чечен халкын депортацияләү фаҗигасе көнен билгеләүне тыюы да шуның ачык мисалы. Күрәсең, моның ише тыюлар халыкта үз тарихына карата зур кызыксыну уятканын түрәләр аңламый.

"БашгизХан" китабын тыю да романга үзенчәлекле реклама ясый ала, китап һәр башкортның өендә ятачак, ә һәр башкорт әлеге китап белән горурланачак кына.

Шул ук вакытта китапның авторы Русия дәүләтенең демократик кыйммәтләреннән күңеле кайтып, кире Америкага китүе дә бар бит. Билгеле башкорт спортчылары Венер Галиев, Денис Шәфиков кебек Хәбир дә Башкортстанда терәк-таяныч таба алмый. Республика җитәкчелегеннән "кадерен белми, читкә кагып торырга бездә үз спортчыларыбыз күпмени?" дип сорыйсы килә. "БашгизХан" китабын тыюдан үз тарихын хөрмәтләми торган башкортлар дигән фикер кала. Китапны сатудан алу конкрет кешеләргә кыенлык тудыра. Мәсәлән, Римма Ибраһимованың кызы сирәк очрый торган авыру белән интегә. Дарулар өчен көн саен өч мең сум акча кирәк. Хәбир Сөләйманов сатылган китап акчасының бер өлешен әлеге кызга ярдәм йөзеннән күчереп бара. Китапны сатудан алып, әлеге кечкенә кызчыкның гомере куркыныч астына куела. Бу хакта Мәскәү студентлары ассоциациясе ни әйтер? Хәбир Сөләйманов китапларын сатуны тыйгач, әлеге авыру кызга ярдәм күрсәтүне үз өсләренә ала алырлармы?

Башкорт чиновниклары тарафыннан барган басым белән Хәбир Сөләймановның "БашгизХан" китабын нигезсез рәвештә экстремистик әдәбиятка тиңләргә омтылганда, башкорт халкы автордан романның икенче өлешен көтә һәм китап киң сатуда булачагына, аны беркем дә, беркайчан да тыя алмаячагына өметләнә "Башкорт" башкорт җәмәгать оешмасы.

* * * *

Бу язмадан күренүенчә, күренекле боксчы Хәбир Сөләймановның "БашгизХан" романы ниндидер цензураны үтә алмый, укучыларына барып җитми кала. Әлеге хәбәр белән бергә, язмада телгә алынган чиновникның да исеме билгеле булды - Башкортостанда күренекле сәясәтче Рудик Искужин икән.

Хәбир Сөләйманов
Хәбир Сөләйманов

Рудик абый белән бәйләнешем булмаса да, Хәбир белән бәйләнештә торабыз. Югалып торган җиреннән эзләп табып, хәбәрләшәсе иттем. Хәбирнең Лос Анжелесны ташлап кайтып китүен сизми дә калганмын. Моңа кадәр шылтратышып, хәбәрләшеп тора идек. Хәтта үзебезнең татар-башкорт чараларына да алып чыкканым булды. Кызлар белән таныштыра башлаган идем, "Ә башкортча беләме соң?" дигән соравы аяктын ега язды. Егет милләте, киләчәктә үстерәсе балалары турында уйлый, туган телен белмәгән хатын башкорт милләтле балалар үстерә алмый бит инде. Хәзер ул Уфада яши икән. Америкадан туеп, туган җиремне, Уралымны сагынып кайттым, ди. Әмма әлегә тота салып эшләргә эше юк икән. Хәбирне Башкортостанда көтмәгәннәр күрәсең. Киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнәсе дә билгеле түгел. "Ул турда уйламадым. Сагынып кайттым. Ун ел сагынып яшәдем бит. Туганнарым эргәсендә яшисем килде" - ди Хәбир.

Сагынудан бераз арыныр өчен башкорт тарихының канлы фаҗигасенә кагылышлы киносценарий яза боксчы. Күренекле режиссер Тимур Бикмәмбәтов башта роман итеп язып, автор хокукларын теркәргә киңәш итә. Хәбир тагын җиң сызганып эшкә тотына. Нәтиҗәдә, "БашгизХан" романы китап булып басылып чыга. Тиражы зурдан түгел, нибары 2 мең экземпляр. Хәзер килеп, шуны да тарату мөмкинлеген юк итмәкчеләр. Хәбирнең бүгенге халәтен туган ягына ашкынып кайткан кыр казларының канатын кискән кебегрәк күзалладым. Чыннан да, хатта язылганча экстремизмга тиңләп, эшне мәхкәмәгә җиткерсәләр дә, Хәбир Сөләймәнов илне ташлап китмәячәкмен ди.

Башкортстан телевидениесендә Хәбир Сөләймәнов белән әңгәмә:

XS
SM
MD
LG