Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда төзекләндерелгән Ленин музей-йорты ачылды


Казанда төзекләндерелгән Ленин музее ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:09 0:00

Казанда төзекләндерелгән Ленин музее ачылды

Татарстан бюджетына 63 миллион сумга төшкән төзекләндерү эшләреннән соң музейда Кытайдан һәм элекке социалистик илләрдән туристлар агымын көтәләр.

22 майда Казанда 2011 елдан бирле алып барылган төзекләнедерү эшләреннән соң, Русия коммунистлар фиркасе башлыгы Геннадий Зюганов һәм Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында Ленинның музей-йортын ачу чарасы үтте.

Коммунитслар башлыгы белән бергә Татарстанга башка күп кенә төбәкләрдән коммунистлар фиркасе вәкилләре килгән иде.

Мәгълүмат чаралары алдында чыгыш ясаганда Мәскәү кунагы музейны төзекләндерү өчен бюджеттан 63 миллион биргән һәм Ленин белән бәйле башка урыннарны саклаган өчен Татарстанга рәхмәтләр укыды.

Рөстәм Миңнеханов: "Казан үзәгендә күп кенә тарихи баналарны җимереп без ялгышлык эшләп ташладык, тарихны сакларга кирәк, бу уникаль бина, ул туристларны җәлеп итәр өчен әйбәт урын, аны сакларга һәм яратырга кирәк" диде.

Матбугат очрашуында бу төзекләндерү эшләре тарихи һәйкәлләрне торгызу программы кысаларында башкарылды, дип әйтелде.

Чарада музей-йортның Кызыл маршрутка кереп Татарстан туризм комитеты белән берлектә Кытай туристлары агымын кабул итәргә җыенуы хакында бер сүз дә булмады. Бары тик, Руссия коммунистлар фиркасенең Татарстан бүлеге вәкиле, депутат Артем Прокофьев Азатлыкка Кытай коммунистлар фиркасе белән актив хезмәттәшлек алып барылуын һәм якын арада Кытайдан бер рәсми төркемнең киләчәген хәбәр итте.

Музей-йортка килгәндә, 2011 елдан бирле төзекләндерү барышында Владимир Ульянов-Ленин катнашлыгында Казан университетында булган Казан җыены (сходкасы) вакыйгаларына бәйле архивлардан яңа материаллар тупланган, ул яшәгән чорның мохитен тудыру өчен көн-күреш әйберләре сатып алынган.

Шулай ук, музейда заманча технологияләргә күп игътибар бирелә: интерактив белешмәләр ясалган, фильмнан өзекләр күрсәтелә, Ленин катнашлыгында төшерелгән кино тасмасыннан диварга инсталяцияләр күрсәтелә, Ленинның сакау тавышы яңгырый һәм видеода әйткән сүзләре күренеп китә.

Соңыннан музейның ишек алдында КПРФ башлыгы Геннадий Зюганов ветераннарга медальләр тапшырды.

XS
SM
MD
LG