Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан студентлар лигасы Миңнехановны президентлыкка тәкъдим итте


Татарстан студентлар лигасы Рөстәм Миңнехановны президентлыкка тәкъдим итте
Татарстан студентлар лигасы Рөстәм Миңнехановны президентлыкка тәкъдим итте

Татарстан студентлар лигасы президиумы Миңнехановның яшьләргә басым ясауын, төрле проектларга булышуын белдерә.

Татарстан студентлар лигасы иҗтимагый оешмасы Рөстәм Миңнехановны президентлыкка тәкъдим итте. Бу карар оешманың президиумында кабул ителде. Чара КФУның төп бинасы каршында үтте.

Җыелышта катанашканнар республика җитәкчесе яшьләргә басым ясый, талантларга булыша дип белдерде. Миңнехановның Татарстанда үтә торган "Студентлар язы" фестиваленә дә булышуын атап үттеләр.

12 майда президент праймеризы башланганнан бирле студентларның бу карары Миңнехановны президентлыкка тәкъдим итүнең бишенчесе булды. Ике көн элек аны республиканың ДОСААФ әгъзалары тәкъдим иткән иде.

Татарстанда президентын сайлау 13 сентябрьдә була. Хәзер республикада праймериз дип аталган сайлау алды чаралары үтә. Анда иҗтимагый оешмалар катнаша. Алар үз намзәтләрен президентлыкка тәкъдим итә ала.

XS
SM
MD
LG