Accessibility links

"Татар хатын-кызлары форумында милләт һәм тел турында сүз аз булды"


"Ихлас" мәчетендә үткән ТИҮ утырышы
"Ихлас" мәчетендә үткән ТИҮ утырышы

26 май түшәме сүтелә башлаган караңгы бүлмәдә Башкортстан татар иҗтимагый үзәге утырышы узды. Анда Казанда узган татар хатын-кызлары форумы турында фикерләр әйтелде.

Казанда узган III Бөтендөнья татар хатын-кызлар форумында Башкортстаннан ике дистәдән артык делегат катнашкан иде. ТИҮ утырышында аларның берничәсе фикерләре белән бүлеште. Башкортстан татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Лилия Хөсәенова:

“Форумдагы күп кенә чыгышлар милли кием тегү, калфак чигү, аш-су пешерү кебек мәсьәләләр хакында барды. "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова бик мавыктыргыч итеп кулъяулык, сөлге чигү, җиләк җыю, миннек бәйләү бәйгеләре турында сөйләде.

Миңа гореф-гадәтләрне, телне, милләтне саклау кебек темаларга чыгышлар җитми калды. Дөрес, язучы Фәүзия Бәйрәмова, Башкортстаннан барган шагыйрә һәм галимә Лилия Сәгыйдуллиналарның чыгышларында бу хакта сүз булды. Ләкин милли мәсьәләләрдә хәл итәсе четерекле проблемалар күп, шуңа киләчәктә игътибарны күбрәк шуларга юнәлтәсе иде”.

"Хатын-кызлар форумында милләт һәм тел турында сүз аз булды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00

Лилия ханым фикеренә форумда делегат булып катнашкан Минзия Рысаева да кушылды. “Мондый чарада мин тәүге тапкыр катнаштым. Миңа аеруча Фәүзия Бәйрәмова, Лилия Сәгыйдуллина һәм Пермьнән килгән “Чулпан” балалар бакчасы җитәкчесе Фәүзия Пак чыгышы ошады. Милли мәктәпләр, тел, халыкның үзаңын саклау кебек мәсьәләләр турында күбрәк ишетәсе килгән иде” диде ул.

ТИҮ утырышында чыгыш ясаучылар чарада Башкортстан делегатларының аз булуына да борчылу белдерделәр.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә “Татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге роле” дигән темага иҗади бәйге игълан иткән иде. Бәйгедә җиңүчеләр арасында Башкортстан вәкилләре дә бар. Эссе номинациясендә беренче урынны шагыйрә, “Кызыл таң” гәзите журналисты Ләйсән Кәшфиева яулады. Әдәби бәйгедәге шушы ук номинациядә икенче һәм өченче урыннарны да Башкортстан вәкилләре алды.

Караңгы бүлмәдә үткән утырыш
Караңгы бүлмәдә үткән утырыш

Татар иҗтимагый үзәгенең әлеге форум хакында шактый соңлап сөйләшүе утырыр урын проблемасы белән бәйле. Эш шунда, соңгы айларда ТИҮ бинадан-бинага күчеп йөри башлады. Октябрь проспектындагы Рамил Бигнов офисы сүтеләчәк дип, алар урамга чыгарып җибәрелгәч, ТИҮне “Ихлас” мәчете “йортка кертте”. Анда берничә ай утырышлар уздырганнан соң Рамил Бигнов ярдәме белән “Красин базары” хакимияте бинасында җыела башладылар. Инде килеп кабат баштагы урынга – Октябрь проспектындагы Рамил Бигнов бинасына кайттылар. Ул бина әлегә сүтелмәгән, әмма утырышлар уза торган бүлмәдәге түшәм сүтелә башлаган, ут юк. Шуңа чаралар караңгыда уза.

XS
SM
MD
LG