Accessibility links

Кайнар хәбәр

Армиядәге югалтулар турындагы мәгълүмат дәүләт сере итеп сакланачак


Элегрәк бары сугыш вакытындагы югалтулар гына сер итеп саклана иде.

Русия президенты Владимир Путин «тыныч тормышта махсус чаралар уздыру вакытындагы» һәлак булучылар турындагы мәгълүматны дәүләт сере итү турындагы фәрманны имзалады. Бу хакта хокуки мәгълүмат порталында әйтелә.

Элегрәк бары сугыш вакытында армиядәге югалтулар турындагы мәгълүмат кына дәүләт сере буларак санала иде.

Моннан тыш, президент Русия күзләүчеләре, контркүзләү һәм махсус хезмәтләр "яшерен рәвештә хезмәттәшлеккә җәлеп итәргә" мөмкин кешеләр турындагы мәгълүматны да дәүләт серенә кертте. Элегрәк мондый ярдәмне инде күрсәткәннәр турындагы мәгълүмат генә дәүләт сере буларак саклана иде.

Дәүләт серен ачкан кешегә җиде ел төрмә җәзасы каралган.

XS
SM
MD
LG