Accessibility links

“Чиләбе метеориты”на багышланган “Галәмнән хәбәр” фотокүргәзмәсе ачыла


Метеорит шартлавы иң якты чагына җиткәндә Марат кыска вакытка гына бите белән аның кайнарлыгын сизә, шулай ук яктылык аның күзләрен авырттыра.

Казанда Татарстанның табигать тарихы музеенда “Галәмнән хәбәр” дип аталган фотокүргәзмә ачыла. Ул Чиләбедәге Чибәркүлдә төшкән метеоритка багышлана. Экспозициядә метеоритның җиргә төшүенә үзе шаһит булган кеше – Марат Әхмәтвәлиев эшләре куелган. Бу фотолар көньяк Уралда 2013 елның 15 февралендә булган галәм күренешенең масштабын тулысы белән күзалларга мөмкинлек бирә.

Узган җылы (0 С тирәсе) көннән соң аяз, җилсез һәм салкын (-17 С) иртәдә агачлар искиткеч матур бәс белән капланганга күрә, Марат Әхмәтвәлиев үз өеннән ерак булмаган, яраткан урынын фотога төшерергә китә. Сәгать тугызлар тирәсендә барып җитеп Кояш күренер алдыннан табигатьне фотога төшерергә керешә һәм берничә минуттан көтелмәгәндә булган метеорит шартлавын да, аннан соңгы күренешләрне дә һөнәри дәрәҗәдәге фотоларга төшереп ала.

Күргәзмәдә фотолардан тыш, метеоритның төрле фрагментларын да күрергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG