Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яңа фермерларга 44.7 млн сум бирәчәкләр


Фермарлар бер ел эчендә ягулыкка, ашламаларга, яңа җиһазларга бәяләрнең артканлыгын белдергәндә хөкүмәт яңаларына акча бирә.

Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыклары "Яңа фермерларга ярдәм" програмы кысаларында 44.7 млн сумлык грантлар алачак. Ярдәм 47 хуҗалыкка биреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан авыл хуҗалыгы.

Грант белән каралган һәр 500 мең сум өчен бер эш урыны барлыкка килергә тиеш. Димәк кимендә 89 яңа эш урыны булдырылачак.

Яңа хуҗалыкларның күбесе сыерлар үрчетеп сөт һәм сөт ризыклары җитештерүгә алына. Алты хуҗалык ашлык үстерәчәк, берничәсе эре мөгезле терлек үрчетәчәк. Калганнары җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнәчәк.

Узган бер ел эчендә фермерлар ягулыкка, ашламаларга, техникага, яңа җиһазларга бәяләрнең артканлыгына зарланды. Чикләүләрдән соң фермер хезмәтенең табышы кимеде.

XS
SM
MD
LG