Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңавыл шәһәрендә гармун бәйрәме үтте


Борай районы гармунчылары
Борай районы гармунчылары

Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә 29-30 май көннәрендә "Моңга бай гармун бәйрәме"нең чираттагысы үтте. Сигезенче тапкыр оештырылган бәйгедә ике йөздән артык талант иясе көч сынашты.

Бу сәхнәдә 3 яшьлек сәләтле баладан алып 87 яшьлек бабайга кадәр гармуннарда уйнауда үз маһирлыкларын күрсәтте. Иң яраткан уен коралларыбызның берсе булган гармунның дәрәҗәсен күтәрү тәңгәлендә чираттагы күркәм чара бу. Күренекле режиссер Фатыйх Ихсанов исемендәге бәйге быел тагын да колачлырак һәм матуррак оештырылган. Пермь краеннан, Удмуртия республикасыннан һәм Ханты-Манси автономияле округыннан да дистәләрчә конкурсант катнашкан соклангыч бәйрәм ике көн дәвам итеп аның чираттагы җиңүчеләре ачыкланды.

Бәйге барышы
Бәйге барышы

Уфадагы күренекле режиссер Фатыйх Ихсанов 80нче елларда “Тальян гармун” бәйрәменә нигез салган иде. Аның вафатыннан соң тукталып калган әлеге матур бәйге үзенең дәвамын Яңавыл районында тапты.

Быел сигезенче тапкыр оештырылган бәйрәмгә Башкортстанның 28 районыннан һәм алты шәһәреннән 71 гармунчы, шулай ук 25 ансамбль килгән. Күрше төбәкләрдән килүчеләрне дә исәпләсәң, җәмгысе 200дән артык талант иясе көч сынаша. Ике көнлек бәйге Яңавыл шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбендә башлана.

87 яшьлек Җәмил Хәсәнов
87 яшьлек Җәмил Хәсәнов

Гармун бәйрәме төрле милләтләр вәкиләрен бер мәйданга, уртак сәхнәгә җыя. Биредә катнашучылар арасында татар белән башкортлардан тыш руслар да, удмуртлар да, марилар да бар. Ә инде конкурсантларның иң өлкәненә 87 яшь – Туймазы шәһәреннән килгән Җәмил Хәсәнов ул. Үзе гомере буе машиналар һәм автобус йөртүче булып эшләгән бу талант иясе 6 яшеннән үк гармуннарда уйный икән. Алай гына да түгел, төрле гармуннарны төзәтә дә, яңаларын да ясый ул.

Гармунда уйнаучылар бәйгесендә ансамбльләр дә елдан-ел күбрәк катнаша. Алар арасында халык ансамбле исемен алучылар да бар. Борай районындагы халык уен кораллары ансамбле шуларның берсе. Әлеге талантлы коллективка соңгы ун елда үзе дә оста гармунчы Ленар Суфияров җитәкчелек итә.

Жюри әгъзасы Халит Фатыйхов
Жюри әгъзасы Халит Фатыйхов

Гармунда уйнаучылар бәйгесе зур бәйрәм төсен ала. Конкурсның икенче көне дә бик киеренке. Жюри әгъзалары – күренекле гармунчылар, сәнгать белгечләре һәм элекке еллардагы бәйгеләрнең гран-при ияләре. Жюри әгъзасы, баянчы, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйхов әйтүенчә, быелгы бәйрәмгә элекке еллардагы конкурсларда катнашкан кешеләр дә байтак килгән. “Алар инде хәзер бер-берсен танып тора, туганлашып та беткәннәр. Сәнгать кешеләренең ихлас дуслык бәйрәме, гармунга мәдхия җырлау тантанасы бу”, ди ул.

Гала-концерт ачык һавада үтә
Гала-концерт ачык һавада үтә

Менә иң дулкынландыргыч һәм күңелле мизгелләр җитә. Бәйрәм ачык һавадагы мәйданга күчә. Биредә бәйгегә йомгаклар ясау, җиңүчеләрне котлау һәм бүләкләү каралган. Әлбәттә инде, аларның чыгышлары да булачак. Меңнәрчә тамашачы да тантанадан читтә калмый. Гала-концертны да мавыктыргыч һәм күңелле итеп әзерләгән бәйгене оештыручылар. Театрлаштырылган тамашада төрле милләтләр вәкилләре чыгышлары бер-берсен алмаштыра. Аннан чират төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләүгә җитә. Талант ияләренә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырыла. Гармун бәйрәменең иң зур бүләгенә – Гран-прига Яңавыл шәһәреннән полиция майоры Хәдит Төхбәтов лаек.

Яңавыл шәһәренең генә түгел, ә бар Башкортстанның мәдәни тормышындагы зур вакыйга бу бәйге. Аның чираттагысы тагын ике елдан узачак.

XS
SM
MD
LG