Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым дәүләт шурасы рәисе урынбасары Ремзи Ильясов татар конгрессында булып китте


Ремзи Ильясов
Ремзи Ильясов

Ремзи Ильясов Казанга "Нәүрүз" фестиваленә килде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Кырым дәүләт шурасы рәисе урынбасары, “Кырым” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Ремзи Ильясовны кабул итте. Конгресс сәхифәсе хәбәр итүенчә, чарада шулай ук БТК бюросы әгъзалары катнашкан.

"Очрашу барышында ике яклап фикер алышу, татар халкының узганы, аеруча тарихта тоткан урыны, заманаларның нинди булуына карамастан ирешкән нәтиҗәләре, бүгенге көндә дә телдән төшмәс, милли геройларга әйләнгән шәхесләре телгә алынды", диелә хәбәрдә.

Русия ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин кырымтатар яшьләренә Казанда үзе җитәкчелек иткән югары дини уку йортында белем алырга ярдәм итәчәген җиткергән.

“Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров Кырым белән элемтәдә торуларын, хәтта Бахчисарай районында агачлар утыртып Дуслык аллеясы барлыкка килүе турында азсызыклап, киләчәктә тә бергәләп хезмәттәшлек итәргә теләктәшлек белдерде”, дип язылган конгресс сәхифәсендә.

Әле моннан бер ел элек кенә Закиров Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровны кабул итеп, хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. Бүгенге көндә конгресс Кырымга кертелмәгән Кырымтатар милли юлбашчысы Мостафа Җәмилев һәм Чубаровны “онытты”.

XS
SM
MD
LG