Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа һәм Казан Русиядәге иң күп аракы эчүче шәһәрләр бишлегендә


Русиядә елына кеше башына иң күп аракы эчүчеләр исемлегендә Уфа икенче, Казан бишенче урында.

Русиядә Краснодарда яшәүчеләр елына уртача кеше башына 20,63 литр каты спиртлы эчемлекләр куллана. Уфада бу күрсәткеч – 19,9 литр һәм Башкортстан башкаласы исемлектә икенче килә. Казан бишенче урында, 15,73 литр. Бу күрсәткечләргә сыра керми.

Тикшерү нәтиҗәләрен Стратегик коммуникацияләр һәм социаль проектлар институты "ФедералПресс" агентлыгы белән бергә дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматлары нигезендә әзерләгән. Тикшерүгә Русиядәге халкы миллионнан артык булган шәһәрләр алынган.

Сырага килгәндә, Самарда иң күп эчәләр дип белдерә тикшерүчеләр. Бу шәһәрдә уртача алганда бер кеше елына 90 литрга якын сыра эчә.

XS
SM
MD
LG