Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңарыш" журналистлары артист һөнәрен үзләштерә


"Яңарыш" газетасы кызлары. Рәфилә Рәсүлева (с), Альбина Шәйхетдинова, Гүзәл Шакирова һәм Венера Гатауллина. Артта Эльмира Нигъмәтҗан
"Яңарыш" газетасы кызлары. Рәфилә Рәсүлева (с), Альбина Шәйхетдинова, Гүзәл Шакирова һәм Венера Гатауллина. Артта Эльмира Нигъмәтҗан

Ижауның "Яңарыш" газетасы журналистлары эштән соң "Чулпан" үзешчән драма түгәрәгенә йөри. Күптән түгел алар Казанда "Идел-йорт" театр фестивалендә катнашып кайтты. Жюри спектакльгә яхшы бәя куйган.

"Чулпан" драма түгәрәге җитәкчесе Рәфилә Рәсүлева бер ел элек китапханәдән редакциягә эшкә килеп урнашты. Газета хезмәткәрләренең тормышына ул үзгәрешләр кертте дә инде. “2014 елда "Идел йорт" театр фестивалендә түгәрәккә яшьләрне кабул итәргә тәкъдим иткәннәр иде. Башта үгетләдем кызларны театр түгәрәгенә йөрергә. Килештеләр. Аннан куркып та киттем, бөтенесе дә яшьләр, кечкенә балалары бар. Берәрсе авырып китсә, аны алыштыру мөмкинлеге юк. Әмма кызларның бик теләп репетицияләргә йөрүен күреп, тынычландым”, дип уртаклашты ул.

“Чулпан” театры үзешчәннәре Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” пьесасын алганнар. “Дөрес, бу спектакль инде “тапталган” дип әйтергә мөмкин, театр түгәрәкләрендә егетләр, ир-атлар юк, анда бер генә ир-ат роле. Шуңа аны инде күп кенә театрлар сәхнәләштерде, әмма без аны үзебезчә эшләдек”, дип дәвам итте Рафилә. Фестивальдә жюри әгъзаларыннан күп кенә тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килгән. Аларны исәпкә алып, көз айларында спектакльне Ижауда һәм республиканың районнарында да күрсәтергә мөмкин булачак, диде Рафилә Рәсүлева. Бу спектакльдә бик күп киңшәләр, тәкъдимнәр, алар тамашачыга кызыклы да, файдалы булачак дигән фикердә театр түгәрәге җитәкчесе.

“Яңарыш” хезмәткәрләренә журналист һөнәрен алыштыру ошаган. Эльмира Нигъмәтҗан: “Без үзебез театрга, концертларга йөрибез. Аларга бәя бирәбез. Хәзер сәхнә тормышының нәрсә икәнен эченнән белдем. Бик катлаулы. Ике сабыем, әле мәктәп яшендә дә түгел, репетицияләргә йөрергә кирәк булды. Вакыт табу проблемнарның берсе. Әмма шул ук вакытта коллектив ныграк берләште, бер-береңне аңлау туды”, дип сөйләде ул.

Альбина Шәйхетдинова кечкенәдән сәхнә тормышын татып караган. Әмма инде тормыш корып, гаилә белән яши башлагач бу юл онытылган. Шулай да күңелендә зур сәхнәдән чыгыш ясау хыялы җуелмаган. “Бу хыялымны тормышка ашыруда бер адым булды”, диде Альбина. Шул ук вакытта спектакльдә катнашу – сабак та. Героиням язмышы үз тормышымнан нык аерыла, (20 еллап яратмаган исерек ир белән яши торган хатын ролен уйнадым), шуңа кыенрак булды, дип уртаклашты Альбина.

Гүзәл Шакировага да олы сәхнәдән чыгыш ясарга, үзенә тапшырылган рольне башкарырга бик ошаган. Театр түгәрәгенә йөруен дәвам итәргә нияте.

Илдус Хуҗин белән Венера Гатауллина репетиция вакытында
Илдус Хуҗин белән Венера Гатауллина репетиция вакытында

Спектакльдә төп рольне башкаручы - Илдус Хуҗин. Ул “Чулпан” театр түгәрәгенә инде күптән йөри. Түгәрәкнең яңа составы белән эшләргә кызыклы булуын җиткерде.

“Чулпан” театрының тагын бер элеккеге әгъзасы - Венера Гатауллина. Минзәлә кызы. Әмма татар телендә укымаган, аңа сәхнәдә татарча уйнау җиңел түгел. Ролен уңышлы башкаруында кызларга рәхмәтле. “Халыкка концертлардан тыш, спектакльләр дә бик кирәкле, кичәләрдә кыска гына скетчларны да тамашачы бик кызыксынып карый. Ул аларга тансык. Шуңа да спектакль белән районнарга чыгарга без әзер”, диде Венера Гатауллина.

Шулай итеп, журналистлар үзләрен башка һөнәрдә сынап караган. Үкенмиләр. “Чулпан” үзешчән театрының яңа составы да, өлкәннәр дә милләттәшләребезне кызыклы спектакльләр белән сөендерергә ниятли.

XS
SM
MD
LG