Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФИФА: Русия һәм Катар футбол дөнья чемпионатын уздырудан мәхрүм ителергә мөмкин


Уеннарны билгеләү вакытында ришвәт бирү исбатланган очракта, Русия һәм Катарда дөнья чемпионаты узмаска мөмкин.

ФИФА вәкилләре белдерүенчә, әгәр уеннарны билгеләү вакытында коррупция исбатланса, Русия һәм Катар футбол дөнья чемпионатын уздырудан колак кагарга мөмкин.

Аудит һәм кагыйдәләрне үтәү комитеты җитәкчесе Доменико Скала ФИФА җитәкчелегендә беренчеләрдән булып әлеге ике ил уеннарны уздыру хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкинлеген әйтте.

“Әгәр Катар һәм Русия ришвәт хисабына гына уеннарны уздыру мөмкинлегенә ия булганы дәлилләнсә, алардан бу хокук алынырга мөмкин”, диде Скала Sonntags Zeitung швейцар газетасына. Ул шулай ук әлегә кадәр ришвәт алу дәлилләренең булмавын да әйтте.

27 май көнне Швейцария полициясе коррупциядә гаепләп ФИФАның җиде түрәсен кулга алды. Швейцария хакимияте 2018 елда дөнья чемпионатын Русиядә, 2022 елда Катарда уздыру турында аерым тикшерү эшен ачты.

ФИФА президенты Йозеф Блаттер 2 июньдә оешма тирәсендәге җәнҗал сәбәпле, эштән китүен белдерде.

XS
SM
MD
LG