Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарча Casual": милли кием заманча булырга тиеш


"Татарча Casual" кием үрнәге
"Татарча Casual" кием үрнәге

Татар милли киемнәрен көн дә киеп йөреп буламы? "Татарча Casual" трендын оештыручылар фикеренчә, милли кием заманча, көндәлек һәм креатив була ала.

XXI гасырда көнбатыш стандартлары буенча яшәү шартлары, көннән-көн көчәеп килгән глобализация миллилекне һәм гореф-гадәтләрне юкка чыгарып бара кебек. Шуңа карамастан, татар яшьләре актив рәвештә бүгенге көн шартларында да татарлыкны сакларга һәм үстерергә омтылалар. Тел, әдәбият, мәдәният өлкәләрендә кызыклы проектлар, чаралар оеша бара.

Җәмәгатьчелек тарафыннан татар милли киемнәре бары тик бәйрәмнәрдә, Сабан туйларында, милли концертларда гына киелә торган кием буларак кабул ителә. Көн дә милли киемнәр белән йөреп булмый дигән стереотип татарлар арасында шактый көчле.

"Татарча Casual" кием үрнәге
"Татарча Casual" кием үрнәге

Мәскәүдә яшәүче Айгөл Сингатуллина моның нәкъ киресен исбатламакчы. Ул “Татарча Casual” дип аталган заманча, креатив һәм, иң әһәмиятлесе, көндәлек милли киемнәр кибетен ачарга булган. Әлегә киемнәрне интернеттан гына сайлап, сатып алып була, ләкин киләчәктә Казанда милли кием кибетен ачу планнары бар.

​Хәзергә Айгөл төрле татар орнаментлары белән күлмәкләр, свитшотлар, итәкләр, яулыклар җитештерә. Ул шулай ук милли бизәкле аксессуарлар да чыгара. Ир-атлар өчен дә киемнәре бар.

Айгөл Сингатуллина Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлаган. “Business Umma” элемтә агентлыгын оештыручыларның берсе. “Татарча Casual” оештыручыларның берсе, проект менеджеры.

XXI гасырда татар киеменнән бренд ясап буламы? Моны ачыклар өчен Азатлык радиосы Айгөлгә берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Айгөл, мондый кызыклы идея ничек барлыкка килде? Гомумән, бу эшкә ничек тотындыгыз?

Айгөл Сингатуллина
Айгөл Сингатуллина

​– Бу теләк 2013 елда туды. Мин ул елны мөселман киемнәрен тегүче дизайнерлар белән эшли идем. Эш дәвамында татар милли киемнәрен чыгару идеясе туды. Бу темага хәтта Камал театры костюмчысы белән дә сөйләшеп алган идек, әмма ул вакытта башка проект белән шөгыльләнү сәбәпле, милли киемнәргә кул барып җитмәгән иде.

2014 елны интернет челтәрендә Мира Рәхмәт исемле Уфалы бер яшь дизайнер кызның эшләрен күргәч, ана бергәләп бу проектны башлап җибәрергә тәкъдим иттем. Шул җәйне без эшне башлап җибәрдек.

Мин үзем маркетолог, пиар белгече, проектлар үстерү өлкәсендә, сату эшләрен оештыруда тәҗрибәм зур. Шуңа күрә эшне оештыру шактый җиңел булды, безнең турында күпләр ишетеп белә инде хәзер.

– Эшнең әһәмиятен нәрсәдә күрәсез?

"Татарча Casual" кием үрнәге
"Татарча Casual" кием үрнәге

​– Милләтебез өчен бик әһәмиятле булган мәсьәлә – кыйммәтләребезне, мәдәниятебезне, телебезне глобализация шартларында саклап калу. Безне милли кыйммәтләребез, китапларыбыз китапларда гына, сәхнәдә генә чагылырга тиеш түгел. Безнең теләк: эш вакыты өчен дә, ял итү өчен дә, өйдә йөрү өчен дә уңайлы милли киемнәр булырга тиеш.

Бу теманың актуальлеге шунда чагыла: бүгенге көндә күпләр “пейсли” дип аталган принтлар төшерелгән киемнәрне милли дип тәкъдим итә башлады. Мин моны бөтенләй ошатып бетермәдем, чөнки “пейсли” ул – һинд орнаменты, аны безнең бизәкләр белән бутарга ярамый. Безнең милли бизәкләр дә дөнья буйлап таныла ала.

– Киемнәрегез белән кызыксыну зурмы? Брендны таныту уңышлы барамы?

Балалар өчен "Сертотмас үрдәк" күлмәге
Балалар өчен "Сертотмас үрдәк" күлмәге

​– Хәзерге вакытта безнең продукцияне теләсә кайсы шәһәрдән интернет аша алдырып була. Безне инде Астана, Нью-Йорк, Һельсинки шәһәрләрендә дә беләләр, таныйлар. Заказларны Русиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән кабул итәбез.

Аллаһ боерса, кибетне дә ачарга ниятлибез, тәкъдимнәр бик күп. Ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты бар, әлегә без икенче максатларны тормышка ашырабыз.

– Киемнәрне ничек тектерәсез? Чыгымнарыгыз капланамы?

Киемнәрне без моделена карап төрле шәһәрләрдә тектерәбез. Маркетолог буларак мин эшне яхшы оештырдым дип саныйм. Чыгымнарыбызны булдыра алганча киметергә, сатып алу бәясен киметергә тырышам.

– Ә мөселманнар өчен махсус киемнәр тәкъдим ителәме? Ир-атлар өчен нәрсәләр тәкъдим итәсез?

– Мөселман кызлары өчен хәзерге вакытта махсус коллекция әзерләнә.

Егетләргә килгәндә, алар өчен свитшот һәм свитер, футболка бар. Бүгенге көндә күн сумка һәм аяк киеме булдыру өстендә эшлибез.

Кызлар тәкъдим иткән киемнәрне “Татарча Casual”ның Вконтакте сәхифәсендә карап була.

XS
SM
MD
LG