Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге Җәмигъ мәчете 23 сентябрьдә ачылачак


Мәскәү җәмигъ мәчете төзелеше тәмамланып килә.

23 сентябрь көнне Русия президенты Владимир Путин Мәскәүдә Җәмигъ мәчете ачылышында катнашачак. Бу хакта «Русия-ислам дөньясы» утырышында Русия мөфтиләр шурасы Равил хәзрәт Гайнетдин белдерде. Шулай ук чарага ерак һәм якын чит илләрдән кунаклар килүе көтелә.

Моннан ярты ел элек Равил хәзрәт Гайнетдин Азатлыкка мәчет төзелеше тәмамлану алдында булуын әйткән иде.

“Алла боерса, 2015 елның Корбан гаетен шушы яңа мәчеттә уздырырбыз дип өметләнәбез. Ә инде тантаналы ачышын 2016 елның маена билегеләдек. Төзелеш, бизәлеш материаллары вакытыннан алдан килеп тора.

Эшләгән эшләр күп. Эшлиселәр тагы да күбрәк. Ярый әле вакытында бу мәчетнең төзелешен башладык дип сөенәм. Хәзер безгә бу урында, Мәскәүнең үзәгендә яңа мәчет эшләргә беркем дә рөхсәт бирмәс иде. Иске мәчет җимерелеп җиргә сеңәр иде, яңасы булмас иде. Иске мәчет биләгән урын 9 мең квадрат метр булса, безнең биләмәләр хәзер 19 мең квадрат метрны тәшкил итә. Алдагы көндә дә Хак тәгалә хәерле эшләр насыйп итсен”, дигән иде.

Ул шулай ук узган елны мәчет төзелешен караган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәүнең төзелеш буенча урынбасары Марат Хөснуллин, генераль спонсор Сөләймән Кәримов мәчетнең төзелешен тагын да тизләтергә кирәк дип әйтүләрен белдергән иде. Хәзер анда эшләр өч сменада дәвам итә.

XS
SM
MD
LG