Accessibility links

Кайнар хәбәр

Робин Истон: "Татар теле миңа бик ошый"


Робин Истон
Робин Истон

Татарстанда кайбер әти-әниләр, балага татар телен укыту кирәкми, дигән фикер белән йөргәндә, чит ил кешеләре яратып татар телен үзләштерә. Фин егете Робин Истон – шундыйларның берсе. Азатлык аның белән элемтәгә кереп, татар телен ни өчен өйрәнгәнен белеште.

Соңгы елларда татар теле мәсьәләсенә игътибар арта бара. Бер яктан, негатив күренешләр шактый күп. Татар телендә укыту кыскара бара, тулы белем бирү системасы юк, яшьләр рус телен өстенрәк күрә һәм башка күңелсез хәлләрне инкарь итеп булмый. Шул ук вакытта, икенче яктан, татар теленә бәйле яңа кызыклы проектлар үсеп килә, татар телен өйрәнү өчен мөмкинчелекләр арта, фидакарь яшьләр өр-яңа ысуллар аша татар телен популяштырырга омтыла.

Татар теле татарлар арасында гына түгел, башка милләт вәкилләре арасында да лаеклы урын ала. Тукай теленең матурлыгы, төзеклеге, үзенә күрә аһәңе күп кенә милләт вәкилләрен җәлеп итә. Азатлык "Аерылмагыз" җырын тыңлап татар теленә гашыйк булган Юто Хишияма турында хәбәр иткән иде. Хәзер без укучыларыбызны Европадан Казанга килгән Робин Истон белән таныштырырга булдык.

Робин – фин егете. Ул Һелсинки каласында туып үскән. Шотландия университетында укыганнан соң ул Һелсинки университетында рус телен өйрәнгән. Шуннан соң Казанга килеп, татар теле белән дә кызыксына башлады.

Робиннан без татар телен нигә өйрәнергә булуын белештек.

– Робин, татар телен өйрәнү теләге ничек туды? Аны нигә өйрәнергә булдыгыз?

Робин Казанда
Робин Казанда

​– Мәктәпнең соңгы сыйныфларында укыганда, телләр белән кызыксына башладым. 2011 елда ике көн Казанда ял итергә туры килде. Әлбәттә, биредә татарча сүзләр күрергә туры килде, татарлар белән сөйләштем.

Соңрак мин мари телен өйрәнә башладым, чөнки ул фин-угыр теле, фин теленә якын. Мари телендә татар теленнән алынмалар шактый күп, шуңа бәйле татарчаны да белү теләге туды. 2013 елда аны җитди өйрәнә башладым.

Татар теленең әйтелеше, грамматикасы миңа бик ошый. Һәм, әлбәттә, татар мәдәнияте һәм тарихы шактый кызыклы.

– Татар телен Һелсинкида ничек өйрәндегез соң?

– Башта мин телне сүзлекләр, сөйләүлекләр һәм интернет сәхифәләре аша үзем, үзлектән өйрәндем.

Аннары Һелсинки университетындагы татар теле дәресләренә бер ел дәвамында йөрдем (Азатлык радиосы Һельсинки университетында татар теле 1963 елдан бирле укытылганын инде хәбәр иткән иде). Шул дәресләрдә без Николай Поппе дигән төрки халыклар белгече язган дәреслекне кулландык.

– Ә Казанга ничек килдегез?

– Әйе, хәзер мин Казанда укыйм. Монда бер елга студентлар алмашы програмы буенча килдем.

Казанга мин махсус рус телен өйрәнергә дип килгән идем. Әмма, дөресен әйткәндә, монда татар теле мине күбрәк кызыксындыра башлады.

– Татар телен өйрәнү авырмы соң? Сез тагын нинди телләр беләсез?

Һәр телне өйрәнү авыр була инде. Башта татар теленең фигыль формаларын истә тоту бик катлаулы иде, чөнки мин төрки телләрне элек өйрәнмәгән идем. Тырышып укудан һәм аралашудан соң бу проблема да юкка чыкты.

Татарчадан тыш финча, шведча, инглизчә, русча, карелча, марича һәм испанча беләм.

– Татар мәдәниятендә иң нык нәрсәне яратасыз?

– Мин татар милли ризыкларын бик нык яратам. Аеруча миңа пәрәмәч ошый.

Әлбәттә, татар музыкасын тыңлау минем күңелгә якын һәм телне өйрәнүдә файда бирә.

Гомумән, Казан шәһәре минем өчен Русия шәһәрләре арасында иң нык ошаганы. Монда яшәү шартлары яхшы, шәһәр заманча, кешеләре игелекле.

* * * *

Искәрмә. Азатлык радиосы сорауларына Робин интернеттан язмача җавап бирде. Җаваплары хатасыз саф татар телендә иде.

Казанда Робин дусты Юто Хишияма белән берничә мәктәпкә кунакка барып кайтты. Мәктәп укучылары аларны сокланып тыңлап утырды. Робин теләк булганда татар телен өйрәнеп була дигән фикерне дәлилләде.

Видео: Робин һәм Юто "Манзара" тапшыруында кунакта

XS
SM
MD
LG