Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ актеры Кристофер Ли вафат булды


Кристофер Ли (1922-2015)
Кристофер Ли (1922-2015)

Танылган британ актеры сэр Кристофер Ли Лондон хастахәнәсендә бакыйлыкка күчте. Ул Дракула, Франкенштейн, Шерлок Холмс, граф Дуку, Саруман һәм күп башка рольләре белән кино яратучылар күңеленә кереп калды.

Кино дөньясы югалту кичерде. 93 яшендә Лондонның Челси һәм Вестминстер хастаханәсендә танылган британ актеры, музыкант, рыцарь сэр Кристофер Ли вафат булды. Актер инде 7 июньдә вафат булса да, аның үлеме турында хәбәр 11 июнь көнне таратылды. Telegraph газеты хәбәр иткәнчә, үлемнең сәбәбе – йөрәге тукталган. Соңгы өч атна ул даими рәвештә табиблар күзәтүе астында булган.

Кристофер Ли – дөнья киносы тарихында иң еш күренә торган актерларның берсе, ул 250дән артык фильмда уйнаган. Иң зур танылуны аңа “Балдаклар хөкемдары” (“Lord of the Rings”) һәм “Хоббит” трилогияләрендә Саруман, “Йолдызлар сугышы” (“Star Wars”) трилогиясендә граф Дуку рольләре, шулай ук Дракула, Шерлок Холмс, Франкенштейн кебек танылган персонажларны уйнавы китерде.

Кайбер мәгълүмат чаралары аны “кинематографның төп явызы” дип атаган, чөнки күп рольләрендә Кристофер Ли антагонист булды. Британнарга хас үзенчәлекле харизма белән аның явыз персонажлары нәфрәт түгел, ә хәтта күңелгә ятышлылык уята иде.

Актер фанатлары тарафыннан аның истәлегенә ясалган видеоязмаларның берсе

Тормыш юлы

Кристофер Ли (Christopher Frank Carandini Lee) 1922 Лондонда дөньяга килә. Әти-әнисе 4 яшендә аерылышканнан соң, гаиләсе белән Швейцариягә күченә. Биредә, мәктәп театрында Кристофер үзенең беренче ролен, Румпельштильцхенны уйный.

Лондонның фән музеенда Джеймс Бонд коралы белән. 2002 ел
Лондонның фән музеенда Джеймс Бонд коралы белән. 2002 ел

Бераздан Англиягә кайткач, Ли Веллингтон көллиятендә укый. Совет-фин сугышында үз теләге белән финнар тарафында катнаша. Икенче бөтендөнья сугышында хәрби һава көчләрендә хезмәт итә, лейтенант дәрәҗәсен ала.

1947 елда Кристофер актер мәктәбенә укырга керә. Ун елда ул 30га якын боевикта уйный. 1957 елда "Франкенштейн каргышы" фильмында катнашып, танылу ала башлый. 1958 елда Дракула ролен башкара. Ике дистә ел дәвамында нигездә “horror” жанрындагы фильмнарда төшә.

Шерлок Холмс турындагы фильмнарда күп төшә. 21 гасырда “Йолдызлар сугышы” трилогиясендә граф Дуку ролен башкара. Шулай ук киң җәмәгатьчелеккә аның “Балдаклар хөкемдары”ндагы Саруман герое таныш.

Музыкант Роджер Уотерс (с) һәм Михаил Горбачев белән Берлин фестивалендә. 2009 ел
Музыкант Роджер Уотерс (с) һәм Михаил Горбачев белән Берлин фестивалендә. 2009 ел

Соңгы елларда Ли Тима Бертон фильмнарда еш күренде (мәсәлән, “Чарли һәм шоколад фабрикасы”, “Алиса могҗизалар дөньясында”, “Караңгы күләгәләр”). “Оскар”лы “Вакыт сакчысы” фильмында да уйнады.

Ул барлыгы 250дән артык фильмда уйнады. Кристофер Ли – Британ империясе ордены иясе. 2009 елда аңа патша тәхете тарафыннан рыцарь-бакалавр исеме бирелде.

"Үзенчәлекле харизмалы актер иде"

Кино дөньясы вакыйгаларын игътибар белән күзәтүче Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан бүлеге координаторы Диләнур Әхмәтҗанова актерны үзенчәлекле дип атый.

Дракула ролендә
Дракула ролендә

“Кристофер Ли кебек күп һәм төрле жанрдагы фильмнарда уйнаучы актерлар күп түгел. Ул дөнья кинематографының “иске гвардиясе”, шул ук вакытта ул яңа, соңгы вакытта чыккан фильмнарда да күп рольләр башкарган, заманча һәм яшьләрчә була алган. Үлем хәбәрен кызганып кабул иттем, үзенчәлекле харизмалы актер иде.

Аның катнашындагы иске фильмнарны карамадым, “Йолдызлар сугышы”, “Чарли һәм шоколад фабрикасы”, “Хоббит” фильмнардагы рольләре миңа бик ошый иде. Саруман образы аңа бик килешә иде, фильмда Иэн Маккеленга лаеклы көндәш тапканнар, дип саныйм”, диде ул Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG