Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда аерылышуларны киметергә телиләр


2015 елның 8 июле Кырымда "аерылышусыз көн" дип игълан ителгән.

Кырым хакимиятләре "аерылышуларны туктат" чарасын игълан итте. Кырымның Юстиция министрлыгы хәбәр итүенчә, бүгенге көндә аерылышулар өйләнешүгә караганда 30% артык.

"Гаилә статустын ныгыту өчен Кырым загсларында гаилә кыйммәтләре һәм никахны саклауның әһәмияте турында аңлату эшләре алып барылачак", диелгән идарәнең белдерүендә.

Акция кысаларында өйләнешүчеләр мәктәпләре, күп еллык никахта яшәүчеләрне котлау кебек чаралар оештырылачак, мәгълүмат чараларына бу теманы яктыртырга кушылачак.

Чара 10 июльгә кадәр дәвам итә. 8 июль "аерылышусыз көн" дип игълан ителгән. "Кырым язы" дип аталган анненксия һәм Украинаның көнчыгышында барган сугыш сәбәпле күп гаиләләрнең таркалуы турында хәбәр ителгән иде.

Аннексия һәм Украинаның көнчыгышындагы низагка кадәр дә Русия Думасы илне демографик кризистан чыгару, үрнәк гаиләләр булдыру, халыкның әхлагын күтәрү өчен яңадан-яңа кануннар чыгару эшенә зур тырышлык куя иде. Шул ук вакытта ил халкы өчен әлеге яңа кагыйдәләрне чыгаручы депутатларның үзләренә карасаң, алар демографияне дә яхшыртмый, гаилә хәлләре дә бик үк шәптән түгел икәне күренде.

XS
SM
MD
LG