Accessibility links

Ураза аенда Казанда "Рамазан такси" эшләячәк


Казанның "Ярдәм" мәчете "Рамазан такси хезмәте" дип аталган акцияне игълан итә.

Мөселманнар быел уразага 18 июньдә керәләр. Казанның "Ярдәм" мәчете изге Рамазан аенда "Рамазан такси хезмәте" дип аталган акция игълан итә.

"Рамазан такси" картлар, өлкәннәр һәм инвалидларны кич авыз ачканнан соң һәм таравих намазларыннан соң өйләренә илтеп куячак. Ифтар ашлары "Ярдәм" мәчетендә Рамазан ае дәвамында уздырылыр дип көтелә.

Акциянең координаторы – мәчетнең икенче имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов сүзләренә караганда, такси хезмәтендә машинасы булган теләсә кем катнаша ала. Рамазан аенда бу эшкә катнашырга инде уннан артык кеше теләк белдергән.

Мондый акция Казанда беренче тапкыр уздырыла. Чараның оештыручысы – "Ярдәм" хәйрия фонды.

XS
SM
MD
LG