Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Түбәтәй" челтәренең беренче сату урыны ачылды


Казанда "Түбәтәй" фастфуд челтәре ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00

Казанда "Түбәтәй" фастфуд челтәре ачылды

14 июнь Казанның тимер юл вокзалында "Түбәтәй" милли ризыклар челтәрен ачу тамашасы узды. Сәгать ярым эчендә татар ашларының күпчелеге сатылып бетте. Кешеләргә шактый вакыт чиратта торасы булды. "Түбәтәй"гә әле дөньякүләм фастфуд челтәрләре кебек тиз хезмәт күрсәтү җитмәде.

Рәсми ачылуга берничә көн кала проект авторлары Казанның “Черек күл” паркында сынау оештырды. Милли ризыклар челтәренең сату ноктасын Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка да күрсәтеп аннан үзенә күрә фатиха алдылар.

Ниһаять 14 июньдә Казан тимер юл вокзалы янында “Түбәтәй”нең рәсми ачылышы һәм беренче эш көне булды. Туклану урыны каршысында сәхнә куелып, анда альтернатив татар башкаручылары чыгыш ясап, биючеләр биеде, уеннар уйнатылып, "Түбәтәй" язулы истәлекле бүләкләр бирелде.

Ислам Вәлиев белән Туран Гатауллин тамашаны ике телдә (шулай да, күбрәк русча - ред.) алып барды. Шулай ук проектның төп иганәчесе - “Ядран-ойл” фирмасы җитәкчесе Дамир Мәдьяров чыгыш ясады. Аңа егетләр ачылыш уңаеннан милли баш киеме - түбәтәй бүләк иттеләр.

Tatarstan – The promotion material of "Tubetey" (Түбәтәү) the first Tatar fast food network to be opened in Kazan in June 2015
Tatarstan – The promotion material of "Tubetey" (Түбәтәү) the first Tatar fast food network to be opened in Kazan in June 2015

Менюга килгәндә, хәләл гамбургерлар гына юк иде. Татар ашларыннан: өлеш, өчпомак, пәрәмәч, кыстыбый, гөбәдия, бавырсак , чәк-чәк һәм шулпа тәкъдим ителде. Эчемлекләрдән чәй, компот һәм кәһвәнең ике төре барлыгы әйтелде. Ашамлыклар матур бизәкле савытларда бирелә. Эчемлекләр өчен ясалган стаканнарда мәшһүр шагыйрь Габдулла Тукайның шигыре өч телдә басылган.

“Түбәтәй” нең хезмәткәрләре дә өч телдә иркен сөйләшергә тиешләр, ди милли фастфуд челтәре хуҗалары. Туристлар белән уртак тел тапсыннар өчен аларга махсус аралашу дәресләре, сүзлекләр биреләчәк. Казан кунакларына килгәндә, аларга “Туристлар өчен” дигән җыелма (набор) әзерләнгән. Монда: кечкенә өчпочмак, өлеш, гөбәдия, чәк-чәк яки бавырсак һәм истәлекле магнит булачак. Бәясе – 180 сум.

“Түбәтәй” дигән җыелма да чәй, шулпа, өчпочмак яки өлеш, чәк-чәк, бавырсак яки гөбәдияне сайлау мөмкинлеге бар. Бәясе – 140 сум. Балалар өчен “Кәләпүш” җыелмасын да ясаганнар. Хакы шулай ук 140 сум. Анда кечкенә өчпочмак, чәк-чәк, сок һәм истәлекле уенчык салынган. Эчемлекләр барысы да 30 сум. Кәһвәнең генә бәясе ике тапкыр зуррак.

Ачылуның сәгать ярымы узганнан соң, халык арасында гөбәдия белән шулпаның бик яратып алулары беленде, күпчелек ризыклар сатылып та бетте. Милли ризыкларны сатып алырга теләүчеләр саны артканнан-арты. Зур гына чират та җыелды. "Түбәтәй"гә әле дөньякүләм фастфуд челтәрләре кебек тиз хезмәт күрсәтү җитмәде. Әмма моңа карап хуҗаларның кәефе төшмәде, алар халыкка бу проект кирәк дигән фикерләрен янәдән җөпләп куйдылар.

“Түбәтәй” челтәрен оештыручылары белдергәнчә, июль аенда тагын алты җирдә мондый туклану урыннары ачылачак. Алар Казанның парклары һәм скверларында урнашачаклар. Бу Татарстан җитәкчелегенең фатихасы һәм күрсәтмәсе белән шулай эшләнелә дип аңладык.

XS
SM
MD
LG