Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Росатом" һәм Татарстан атом һәм радиация иминлеге турында килешү имзалады


Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Россети" ширкәте җитәкчесе Олег Бударгин
Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Россети" ширкәте җитәкчесе Олег Бударгин

Килешү Петербурда Халыкара икътисади форум кысаларында кабул ителде.

Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Росатом" берләшмәсе мөдире Сергей Кириенко Петербурда Халыкара икътисади форумда сәнәгать, социаль мәсьәләр һәм экологиягә кагылган федераль һәм төбәк програмнарын тормышка ашыру турында килешүгә кул куйды. Програмнарның максаты атом, радиация һәм экология иминлеген тәэмин итү.

Хезмәттәшлек килешүе Татарстанның ягулык һәм икътисади иминлеген, социаль-икътисади үсешен һәм минерал чимал ресурсларын куллануына шартлар тудырачак, диелгән Татарстан президентының интернеттагы сәхифәсендә. Килешүдә шулай ук Татарстан халкына атом ягулыгын куллануны аңлату өчен чаралар оештырылачак диелгән.

Шулай ук Миңнеханов "Россети" ширкәте җитәкчесе Олег Бударгин белән очрашып электроэнергия өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Килешү Татарстанда бу өлкә өчен җитештерелгән продукцияне сатырга ярдәм итәчәк дип фаразлана.

Миңнеханов Петербурда бүген ачылган 19нчы Халыкара икътисади форумда катнаша. 18-20 июнь көннәрендә барган бу чарага Русия һәм чит илдән зур ширкәтләр җитәкчеләре, дәүләт башлыклары һәм хөкүмәтләр вәкилләре, Русия төбәкләреннән хакимият һәм бизнес кешеләре җыелды. Быелгы форумның шигаре "Чаралар күрергә вакыт: тотрыклылык һәм үсешкә таба бергә!". Форум кысаларында шулай ук ягулык ширкәтләре җитәкчеләре очрашуы, Яшь лидерлар форумы һәм Мәгълүмат агентлыклары саммиты үтә.

XS
SM
MD
LG