Accessibility links

Кайнар хәбәр

ATR операторы Эскендер Нәбиев иреккә чыгарылды


Эскендер Небиев
Эскендер Небиев

"26 февраль" эше белән бәйле изоляторда тотылган Эскендер Небиевны чыгарырга Кырым мөфтие ярдәм иткән.

ATR телевидениесе операторы Эскендер Нәбиев бүген Акмәчет изоляторыннан иреккә чыгарылды. Бу хакта Фейсбукта каналның баш мөдире урынбасары Лиля Буджурова хәбәр итте.

"Соңгы айларда изоляторда тотылган Эскендер Нәбиев иреккә чыгарылды. Бу авыр вакытларда аның гаиләсенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт. Мөфти Әмирали әфәндегә (Кырым мөфтие Әмирали Аблаев - ред.) аерым рәхмәтләрне белдерәм. Аның тырышлыгы аркасында гына бу эш мөмкин булды", дип хәбәр итте Буджурова.

2014 елның 26 февралендә Кырым Югары Радасы алдында Мәҗлес әгъзалары катнашында кырымтатарлар Украинаның бөтенлеген яклапмитинг үткәргән булсалар, "Русское единство" Кырымның Русиягә кушылуы тарафдарлары буларак чара оештырды. Кырымтатарларны Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров җитәкләде, Русия яклыларны Кырымның хәзерге башлыгы Сергей Аксенов җыйды. Бәрелешләрдә ике кеше һәлак булды. Аларның үлеменә катнашы булуда кырымтатарлар гына гаепләнә. Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз хөкем карары көтеп гыйнвар аеннан бирле изоляторда утыра. Эскендер Нәбиевка ике ай изоляторда калу карары 22 апрель билгеләнгән иде.

Хокук яклаучылар "26 февраль" эше белән бәйле дүрт кеше изоляторда дип белдерде.

XS
SM
MD
LG