Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан паркларына Мәскәү карашы


Казан үзәгендә татар хәрефләре
Казан үзәгендә татар хәрефләре

Казан халкы эштән буш вакытны өйдә, кунакта яки дачада уздыра. Түрәләр Кабан күле буе матурлангач халык күбрәк шәһәргә чыгар дип өметләнә. Бу урыннарга ямь кертү өчен Мәскәү кешеләре җәлеп ителә.

Рамазан аенының беренче көнендә Казанда Кабан күле буйларын төзекләндерү проектына бәйге башлануы игълан ителде. 18 июнь узган матбугат очрашуында бу зур эшне шәһәр башлыгы Илсур Метшин нәкъ изге ай башлануына бәйләргә теләде. Бәйгегә проектлар www.kazanlakes.com сәхифәсендә 22 июньнән кабул ителә башлый. Кайчандыр Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кабан күле ярлары буйлап йөргәндә аның уң як ярын төзекләндерү кирәклегенә игътибар иткән. Төзекләндерү Болак елгасы буеннан ук башланып күлнең түбән, урта һәм югары өлешен үз эченә алачак.

"Күптән түгел генә шәһәрдә ял урыннары, елга буйлары, анда велосипедта һәм җәяү йөрер өчен юллар салу турында хыяллана да алмый идек. Хәзер бу хакта сөйләшер дәрәҗәгә үстек", диде Метшин Мәскәүдән Казанга парклар ясау өчен чакырылган Наталья Фишманга рәхмәтләрен белдереп.

Кабан күле буен төзекләндерүгә бәйге нәтиҗәсендә бөтен дөнья белгечләрен җәлеп итеп булачак. Татарстан президентының парклар мәсьәләсендәге киңәшчесе Фишман Казан халкының ярдәменә дә өмет итә. Кабан күленең уң як ярын ямьләндерү зур проектның бер өлеше. Анда Казанның меңьеллыгы паркы, Иске Татар бистәсе, хайваннар бакчасы керә.

Бәйге һәркемгә ачык булачак һәм ике этаптан торачак. Үз проектларын тәкъдим итүчеләрнең күпмедер тәҗрибәсе булырга тиеш. Тәкъдим итүчеләрнең ышанычлыгын тикшерәчәкләр. Жюри рәисе итеп Казан мэры Илсур Метин билгеләнгән. Бәйгедә җиңүгә өмет иткән 10 төркем 7 июль Казанда Мәскәү урбанистика форумында игълан ителәчәк. 15 сентябрь жюри утырышында проектлар презентациясе үтәчәк. 30 сентябрь җиңүче игълан ителәчәк. Җиңгән төркем 1 миллион сум алачак һәм бер ай эчендә жюри киңәшләрен исәпкә алып үз проектларын әзерләп бетерәчәк. Бу эшнең күпмегә төшәчәген һәм күпме дәвам итәчәген Метшин фаразлый да алмады.

Паркларны төзекләндерү белән хәзер ялкаулар гына шөгыльләнми, аңа һәркем алына диде Мәскәүдә шәһәр архитектурасы һәм урбанистика турында киңәш бирүче "Стрелка" исемле агентлык җитәкчесе Варвара Мельникова "Ведомости" басмасына әңгәмәдә. Мәскәү оешмасы өчен төбәкләр белән эшләү кызык. Мельникова Сарытау проекты турындагы фикерләре белән уртаклашты.

"Сарытауның иң кадерле урыны ул – яр буе. Бүгенге көндә ул ташландык хәлдә. Аны коточкыч зур чыгымнар тотмыйча да җанландырып була. Моннан тыш Сарытауда зур бер урыннан парк ясарга телиләр. Без аны бу якларда яшәгән язучы Лев Кассиль истәлегенә "Швамбрания" дип атарга булдык. "Кондуит и Швамбрания" китабын белмәгән кеше юк", дигән "Стрелка" консалтинг агентлыгы җитәкчесе.

Казанның парклары һәм яр буйлары нинди темаларга багышланыр, бу хакта сөйләшүләр бармый. Мәскәү белгечләре төзекләнлерүнең техник ягын караганда халык ял итәчәк урыннарның эчтәлеген җирле белгечләр хәл итәргә тиеш. Моны истә тотып Бөтендөнья татар яшьләре форумы социаль челтәрләрдә #татпарк дигән темага сөйләшүләр, фикер алышу башлады. Форум җитәкчесе Тәбриз Яруллин белгечләрне хезмәттәшлек итәргә чакырды. Яшьләрнең максаты татар теле һәм мәдәниятен Татарстарстанда яшәгән барлык милләт вәкилләренә һәм читтән килгән кунакларга аңлату. Моңа ирешү юлларының берсе итеп алар шәһәр паркларында татар хәрефләре һәм бизәкләре урнаштыруны сайлаган.

Уфада июнь башында шәһәр төзелешенә багышланган форум узды. UrbanБайрам форумы халыктан шәһәрдә нәрсәне үзгәртергә теләкләрен җыйган махсус харита булдырды. Форум барганда дивардагы харитага куелып барган кечкенә әләмнәр соңыннан интернетка күчерелде. Уфа халкы да елга буйларында ял итү урыннары һәм паркларның күбрәк булуын тели.

XS
SM
MD
LG