Accessibility links

Мәхкәмә "Дальний"да газапланган Крыловка 80 мең түләү карары чыгарды


"Дальний" полиция бүлеге, 2011
"Дальний" полиция бүлеге, 2011

Казанда мәхкәмә "Дальний" полиция бүлегендә газаплауларга дучар булган Оскар Крыловка дәүләттән 80 мең сум компенсация түләтү турында карар чыгарды. Крылов 750 мең сум компенсация түләтүне таләп иткән иде.

Аның Адвокаты Игорь Шолохов компенсация күләмен киметү белән ризалашмыйча бүгенге мәхкәмә карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә тапшырырга җыена.

Оскар Крылов урлауда гаепләнеп 2011 елның октябрендә тоткарланган булган. Полиция хезмәткәрләре аңа административ тәртип бозу турында ялган протокол язган һәм газаплаулар ярдәмендә аны "гаебен" танырга мәҗбүр иткән. Крыловны газаплауларын алар кесә телефоны белән видеога төшергән. Соңрак Крыловка карата ачылган административ эш ябылган.

Узган елның җәендә мәхкәмә "Дальний" полиция бүлегенең газаплауларда гаепләнгән сигез элекке хезмәткәренә иректән мәхрүм итү җәзалары билгеләде.

Бу җәнтал нәтиҗәсендә "Дальний" полиция бүлеге ябылды, Татарстан эчке эшләр министры алыштырылды.

XS
SM
MD
LG