Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Киртәләрсез шәһәр" Миңнехановка яр буйларын инвалидларга җайлы итү үтенече җибәрде


"Киртәләрсез шәһәр" инициатив төркеме Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка Казанда Идел елгасы яр буйларын инвалидлар, бала арбалы әти-әниләр һәм өлкәннәр үтә алырлык итеп җайларга дигән үтенеч җибәрде.

Миңнеханов 12 июнь көнне Казанның Идел елгасы яр буйларын карады һәм Елга портыннан алып Локомотив ярымутравына кадәр проект эшләргә дигән күрсәтмә бирде. Әмма Миңнехановның һәм түрәләрнең бу сәфәре вакытында инвалидларның, бала арбалы әти-әниләрнең һәм өлкәннәрнең дә мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү турында сүз булмаган дип белдерә "Киртәләрсез шәһәр".

"Игътибарыгызны җәлеп итәсебез килә, хәзер "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе Киров дамбасыннан Ленин дамбасына кадәр яр буйларын төзекләндерә. Әмма пандуссыз баскычлар куела. Бу хәл киләчәктә күпләр яр буйларына үтә алмаячакны аңлата. Инде Ленин дамбасыннан "Миллениум" күперенә кадәр төзелгән өлештә дә нәкъ шундый ук хәл килеп чыкты. Андагы баскычларда пандуслар куелмаган, җәяүлеләргә утырып ял итү урыннары юк. Аннан да кала, "Казан" мәдәният үзәге янында инвалидлар, бала арбалы әти-әниләр һәм өлкәннәргә яр буеннан аска төшү мөмкинлеге бөтенләй каралмаган”, дип белдерә “Киртәләрсез шәһәр”. Һәм Казанда яр буйларын төзекләндергәндә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең теләкләрен дә истә тотуны, моңа кадәр җибәрелгән җитешсезлекләрне төзәтүне үтенә.

XS
SM
MD
LG