Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Кырымда сәнәгать сәясәте министрын тоткарлады


Андрей Скрынник
Андрей Скрынник

ФСБ Скрынник ярдәме белән Бакчасарай районында республиканың 48 миллион сумнан күбрәк булган милеге урланган дип саный.

ФСБ хезмәткәрләре Кырымның сәнәгать сәясәте министры Андрей Скрынникны тоткарлаган. Ул дәүләт милеген урлауда ярдәм иткән дип белдерелә.

ФСБ Скрынник ярдәме белән Бакчасарай районында республиканың 48 миллион сумнан күбрәк булган милеге урланган дип саный. Бу хакта newsru.com яза.

Бакчасарай районы Татарстан белән хезмәттәшлектә. 2015 елның февраль башында бу районның җитәкчелеге эшеннән китте. Моны белгечләр коррупция җәнҗалы белән бәйле булырга мөмкин дип белдерде.

Хәзерге вакытта Украина Ощадбанкының Кырым бүлегеннән акча һәм алтын урлау турындагы җинаять эше тикшерелә. Шикләнелгәннәр арасында Кырымның элеккеге беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев та бар. Тимергалиев вице-премьерлыктан киткәч Татарстанның Казакъстандагы вәкиле итеп белгеләнгән иде.

ФСБ вәкиле Виктор Палагин "Тимергалиев һәм министрлар советы рәисе киңәшчесе Васильченконың Ощадбанк акчаларын һәм 300 килограмнан артык алтын урлау эше тикшерелә", дип белдергәч озак та үтмәде, Миңнеханов Тимергалиевны вәкил вазифасыннан алды.

XS
SM
MD
LG