Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ гейлары тигез хокуклы булды


АКШ гейлары мәхкәмә карарына хуплау белдерә
АКШ гейлары мәхкәмә карарына хуплау белдерә

Күпләр өчен тантаналы бу вакыйга Facebook челтәрен дә читләтеп узмады, Марк Цукерберг аватарларга салават күпере рәсемен кую мөмкинлеген ачты. Күпләр әлеге ысул белән рәсемнәрен төрле төсләргә манды. Шул исәптән мин дә. Казанда калган дусларым тыныч калмаслар, берәр ничек үз фикерләрен җиткерерләр дип уйлаганым хата булды, беренче бәйләнгән кеше АКШ ватандашы иде.

Америкага килгәндә беренче танышкан кешем – Варя (исемен үзгәртәм) иде. Ирем Аврамның сөйләвеннән Варяның бер хатын белән яшәвен белә идем. Икесе дә югары белемле, университетта студентларга белем бирә. Уллыкка бала да алганнар, мин беренче килгәндә сабый бер яшендә иде. Хәзер ул 8 яшенә җиткән. Варялар былтыр Калифорниягә килеп, үзара мөнәсәбәтләрен канунлы теркәп чын гаилә булдырды. Быел тагын бер ташландык сабыйны уллыкка алдылар. Балаларны яратып, сөеп, көен көйләп үстерә алар.

Узган атнадагы җиңү – менә шундый парларның канун алдында тигез хокуклы булуларын раслар өчен кирәк. Мондый гаиләдә берәрсе бәлага тарый калса, икенчесенең бернинди хокукы да булмый. Ә бергә үстергән балалар, корган дөнья, җыйган малны тигез бүлешергә тиешләр, югыйсә. Берсе вафат булса, уртак корган дөньяны мирас итеп калдырырга да хокукы юк.

Бүген Русиядә әлеге хәбәрне гей пропаганда, гей парадларны үзләренең сексуаль тормшын җәмәгатьчелеккә чыгарып селкү итеп кабул ителә. Бу да ялгыш фикер, бүген гейлар бары тик үз хокуклары өчен көрәшә.

Минем Русиядә калган гей дусларым бүген бигрәк тә авыр хәлдә. Гомерләре бушка уза – ни бала, ни гаилә, ни корган тормыш юк. Аларга да яшьрәк чакларында үз тиңнәре белән гаилә корырга, картлыкка бергә-бергә җитәргә, терәк-таяныч булырга кирәк, югыйсә.

Кешенең сексуаль тормышын тикшерергә бер хакым да юк минем. Әмма гейларны педофиллар белән тигез кую – зур хата. Бер-берсен яратучы ике кешенең никахы белән бозык кешенең нәфсесен чагыштыру мөмкин түгел бит. Иң мөһиме – шушыларны аңласак иде.

XS
SM
MD
LG