Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Эсперанто урамына Назарбаев урамы дип язылган такталар эленгән


Казанда Назарбаев урамы пәйда булды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:42 0:00

Казаннар Эсперанто урамының бик тиз Назарбаев урамына әйләнүенә гаҗәпләнү белдерә

Казан башкарма комитеты Назарбаев исемен бирү карары узган җомгада ук кабул ителгән дип белдерә.

Казаннар интернетта Эсперанто урамы исемен үзгәртмәскә, ә Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев исемен яңа төзелә торган шәһәрчекләр Иннополис йә булмаса Смарт-Ситидагы урамнарның берсенә бирергә дип имза җыйганда, хакимиятләр шимбә төнендә бу урамга "Нурсолтан Назарбаев ур." дип язылган такталар куеп чыккан.

Эсперанто урамында Назарбаев исеме язылган такталарны күргән казаннар Азатлыкка гаҗәпләнү һәм моңа карата каршылык белдерде. Алар бу урамда яшәүчеләрнең күпчелеге Казан мэриясенең бу карары белән килешмәвен әйтте.

"Русиядәге күпләгән шәһәрләрдә исем алыштырганда халыкка үз фикерен белдерү мөмкинлеге норматив актлар белән беркетелгән. Казанда гына халыкны кешегә санамыйлар", дип белдерә Наилә Авазова.

Узган атна ахырында Казан шәһәре башкарма комитетыннан исем алыштыру карары кабул ителмәгән, ә дүшәмбе исә бу карар җомга, 26 июньдә кабул ителде дип белдергәннәр "Вечерняя Казань" басмасына.

XS
SM
MD
LG