Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Европалылар безне белсен өчен “Бөек Болгар”ны инглизчә чыгардык"


“Европалылар безне белсен өчен “Бөек Болгар”ны инглизчә чыгардык”
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:19 0:00

Казанда инглиз телендә "Great Bolgar" ("Бөек Болгар") китабы тәкъдим ителде. Әлеге проект аша Болгарны чит илләргә, бигрәк тә европалыларга танытмакчылар. Татарча чыгу-чыкмавы әлегә билгесез.

Инглизчә "Бөек Болгар" китабының хәзер дөньяга чыгу сәбәпләре берничә иде. Төп максат – Болгарны таныту, рекламалау, бигрәк тә Дөнья су спорты чемпионаты вакытында. Икенчедән, әлеге тарихи урынның ЮНЕСКО мирасына кертелүенә бер ел булган. Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә китапның авторы, КФУның ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев әйтте.

Аның фикеренчә, чит илләр, бигрәк тә европалылар үзләре турында гына беләләр.

“Фән телендә аны евроцентризм дип әйтәләр. Алар безне, Евразияне белмиләр. Шуңа да безне дә белсеннәр өчен инглизчә китап чыгарырга булдык.

Шулай ук 2020 елга кадәр Болгар турында бик күп китаплар чыгарга тиеш. “GREAT BOLGAR” китабында Болгар иле төрле яклап күрсәтелә һәм ачыла. Иң беренче чиратта – мәдәни ягы. Күбрәк XIII-XIV гасыр һәйкәлләрен күрсәтергә кирәк дип санадык. Бүгенге көндә Болгар тыюлыгының 3 % гына өйрәнелгән. Тыюлык 424 гектардан тора, ә аның 5-6 гектары гына археологик яктан тикшерелгән. Шулай ук китапта сәяси, дини, халыкара мөнәсәбәтләр күрсәтелде. Китапның идея авторлары Айрат Ситдыйков, Рафаэль Хакимов, Рамил Хәйретдинов һәм мин”, ди Рафаэль Вәлиев.

Басманы су чемпионатында күпләп таратырга уйлыйлар. Татарча да чыгу чыкмавы әлегә билгесез.

“Өмет бар, өметсез шайтан гына диләр”, ди Вәлиев. Бу юнәлештә татар журналистларына активрак эш итәргә киңәш итте. Чөнки акча бирү, бастырту республика җитәкчелегенә, хөкүмәтенә бәйле. Инглизчә варианты Татарстанның мәдәният министры заказы белән эшләнгән.

400ләп битле “Бөек Болгар” китабының тиражы - 1000 данә. Бюджеты - 3 миллион сум һәм ул сатуда булмаячак дип белдерделәр. Ләкин китапны укучылар электрон вариантта укый алачаклар. Мәдәният министрлыгы, Болгар музей-тыюлыгы һәм башка рәсми сайтларда китапны күреп булачак, ди авторлар.

XS
SM
MD
LG