Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа "Нур" татар театры Яшьләр көнен билгеләде

Уфа "Нур" татар дәүләт театры Яшьләр көне уңаеннан бина каршындагы мәйданда тамаша оештырды. Анда “Нур”ның яшь артистлары катнашты.

1 июньдә татар театры яшьләр көнен билгеләде. 27 июньдәге Яшьләр көнен 4 көнгә соңлап билгеләү һич кенә дә татар акылы төштән соң булуга бәйле түгел. Эш шунда ки, 27 июньдә театрда тамаша көне түгел иде. Чара 1 июль тамашасы алдыннан узу сәбәпле, кеше җыю проблемы булмады. Шуңа Яшьләр көне уңаеннан узган чараны күзәтүчеләрнең күпчелеге спектакльгә килгән өлкән яшьтәге тамашачылардан гыйбарәт булды.

Чараны “Нур” театрының мөдире Илдар Хаҗиев ачып “Яшьләр көне – ул барыбыз өчен дә бәйрәм. Чөнки берәү дә үзен карт дип исәпләми, йөрәк картаймый, мәңге яшь кала. Шуңа мин барыгызны да бәйрәм белән котлыйм” диде.

Театрның баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин: “Яшьлекнең ничә яшьтә булуын әйтә алмыйм. Яшьлек ул – нәкъ сезнекедәй көләч йөзле булу, яшьлек ул – үзеңнең яшәвең, мәхәббәтең белән кемгәдер яшәү дәрте бирү. Иң зур эшләр яшьлектә эшләнә. Тарихтагы бөек язучылар, шагыйрьләр, композитор һәм рәссамнарны күпләп мисалга китереп була. Монда бары тик Тукай, Бабич, Пушкиннарны атау да җитә” дип өстәде.

Чарада театр артистлары тамаша куйды. Тамашада “Нур”ның яшь артистлары катнашты. Анда хәтта тәнгә бушлай театр билгесе төшереп йөрүчеләр дә бар иде.

Уфа "Нур" театры Яшьләр көненә багышлап тамаша оештырды

"Нур" яшьләре биюе.
1/7 "Нур" яшьләре биюе.
Уфа "Нур" татар дәүләт театры Яшьләр көне уңаеннан бина каршындагы мәйданда тамаша оештырды. Анда “Нур”ның яшь артистлары катнашты.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Театр җитәкчеләре чыгыш ясый.
2/7 Театр җитәкчеләре чыгыш ясый.
Уфа "Нур" татар дәүләт театры Яшьләр көне уңаеннан бина каршындагы мәйданда тамаша оештырды. Анда “Нур”ның яшь артистлары катнашты.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
"SL" брейк-данс төркеме чыгышы.
3/7 "SL" брейк-данс төркеме чыгышы.
Уфа "Нур" татар дәүләт театры Яшьләр көне уңаеннан бина каршындагы мәйданда тамаша оештырды. Анда “Нур”ның яшь артистлары катнашты.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Тамашачылар.
4/7 Тамашачылар.
Уфа "Нур" татар дәүләт театры Яшьләр көне уңаеннан бина каршындагы мәйданда тамаша оештырды. Анда “Нур”ның яшь артистлары катнашты.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Чарага килүчеләр.
5/7 Чарага килүчеләр.
Уфа "Нур" татар дәүләт театры Яшьләр көне уңаеннан бина каршындагы мәйданда тамаша оештырды. Анда “Нур”ның яшь артистлары катнашты.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Театр яшьләре төркеме.
6/7 Театр яшьләре төркеме.
Уфа "Нур" татар дәүләт театры Яшьләр көне уңаеннан бина каршындагы мәйданда тамаша оештырды. Анда “Нур”ның яшь артистлары катнашты.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Артистлар тәннәренә театр билгесен төшертә.
7/7 Артистлар тәннәренә театр билгесен төшертә.
Уфа "Нур" татар дәүләт театры Яшьләр көне уңаеннан бина каршындагы мәйданда тамаша оештырды. Анда “Нур”ның яшь артистлары катнашты.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Previous slide
Next slide

Урамдагы чарадан соң тамаша театр бинасында дәвам итте. Анда билгеле драматург Наил Гаетбайның “Балконнан төшкән мәхәббәт” исемле комедиясе күрсәтелде.

XS
SM
MD
LG