Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев урамына каршы чыгучыларга 10 мең сум штраф салынган


Узган җомга Казанда Эсперанто урамына Назарбаев исемен бирүгә каршы чыккан дүрт кешенең икесенә 10 мең сумлык җәза бирелде.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 3 июль элекке Эсперанто, хәзерге Назарбаев урымында тоткарланган дүрт кешенең икесенә унар мең сум штраф дигән карар чыгарды. Ул көнне урамга халык белән киңәшләшмичә Назарбаев дип исем бирүгә каршы чыккан бер төркем кешеләр арасыннан активист Леонид Обойшев һәм журналист Ольга Юхновская "рөхсәтсез урам җыены уздыруда" гаепләнде. Шулай ук кулларына "Эсперанто" дигән язу тоткан тагын ике кеше Артур Гафаров белән Алсу Шакирова тоткарланган иде.

Назарбаев урамына каршы чыгучылар "Татарстан халыклары" ассамблеясы каршында җыелды. Ул вакытта анда Казанда яшәүче үзбәк, казакъ һәм тагын берничә диаспора вәкилләре, шулай ук президент вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Казакъстанның Русиядәге илчесе Марат Тажин катнашында Назарбаев урамын ачуга багышланган тантаналы чара бара иде.

Каршы булучылар янына чыккан Казан мэры Илсур Метшин "урамның исемен үзгәртү турында яңалыкларны кертер алдыннан бераз күбрәк вакыт уйланырга кирәк булган икән, шәһәр башкарма комитеты исеменнән гафу итүегезне сорыйм" диде.

Обойшев һәм Юхновская үзләренә билгеләнгән штраф карарын Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен белдерде.

XS
SM
MD
LG