Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда активистлар өчен дәүләт бүләге булдырылды


Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президентны вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов карарында әйтелгәнчә, бүләк иҗтимагый башлангычларны хуплау һәм ватандашлык җәмгыятен үстерү максатында булдырыла. Җиңүчеләрне хакимият яки аларга якын оешма вәкилләрннән торган комиссия билгели.

Рәсми нигезләмәдә әйтелгәнчә, ватандашлар җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен булдырылган бүләк җәмгыяттә танылу алган проектлар һәм эшчәнлек өчен, коммерция нигезендә булмаган, социаль тормышка юнәлтелгән чаралар өчен, ватандашлык җәмгыятен фәнни яктан югары профессиональ дәрәҗәдә өйрәнгән өчен, еллар буе иҗтимагый өлкәдә уңышлы алып барган эш өчен биреләчәк.

Җиңүчегә диплом, мактау билгесе һәм акчалата бүләк каралган. 400 һәм 250 мең рубль күләмендәге премия иҗтимагый оешмаларга һәм аерым ватандашларга, яки ватандашлар төркеменә биреләчәк.

Бүләккә намзәтләрне Татарстанда теркәлгән, коммерция нигезендә эшләмәгән, иҗтимагый оешмалар, республика һәм муниципаль хакимият оешмалары каршындагы иҗтимагый шуралар күрсәтә ала.

Бүләкне булдыру карары белән аны бирүче комиссия дә раслана. Анда республикасың Җәмәгать пулаты, президент идарәсе, хөкүмәт, министрлык вәкилләре, хакимиятләр ярдәме белән эшләүче кайбер иҗтимагый оешма җитәкчеләре керә.

Карарның эчтәлеге һәм бүләк бирү нигезләмәсе рәсми tatarstan.ru сәхифәсендә 3 июльдә басылып чыккан.

XS
SM
MD
LG