Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фикер белдерүчеләрнең 57%ы ВУЗда татарча уку булырга тиеш дип саный


"БИЗНЕС Online" укучыларның 57%ы Татарстандагы югары уку йортларында татарча белем бирү булырга тиеш дип саный.

Азатлык радиосы Казан федераль университетында татар мәктәпләре өчен математика укытучыларын әзерләү тукталачагы, һуманитар юнәлешләрдә дә белгечләр әзерләүнең бетүгә таба баруы турында язып чыккач, "БИЗНЕС Online" да бу мәсьәләгә игътибар итеп, "ВУЗда татарча югары белем алуны саклау кирәкме?" дигән сораулык урнаштырган иде.

Фикер белдерүчеләрнең 57%ы "югары уку йортларында татарча белем бирү булырга тиеш", 36%ы "татарча югары белем бирү тукталса, милли мәдәният үләчәк", 21% "Гомумән, татарча аерым ВУЗ булырга тиеш", 33% "ВУЗда татарча югары белем бирүнең сыйфаты һәм абруе түбән булачак", 11% "милли компонент һуманиатр юнәлешләрдә генә булырга тиеш", диде.

XS
SM
MD
LG