Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фишман: Урицкий паркында агачларны кисү вәхшилек


Татарстан президенты киңәшчесе Наталья Фишман Урицкий паркы күл буендагы агачларны кисүне вәхшилек дип бәяләде.

Социаль челтәрләрдә Урицкий паркындагы күл буенда үскән агачлар киселү фаш ителде. Татарстан президенты киңәшчесе Наталья Фишман сүзләренчә, күл буена юл салучы "УК "Волга Автодор" прорабы үз белдеге белән тияргә ярамаган агачларны да кистергән.

"Урицкий паркына карата белгечләр бәяләмәсе бар, анда биш агач яраксыз дип табылды. Алар чыннан да бик куркыныч, бигрәк тә җил булганда. Кичә прораб анда чыгып үз белдеге белән тагын дүрт агачны кискән. Мондый хәлләр булганда без нинди парклар елы дип әйтә алабыз. Мондый ширкәтләр парклар шикелле җирләргә бөтенләй якын җибәрелмәскә тиеш", ди Фишман.

XS
SM
MD
LG