Accessibility links

Кайнар хәбәр

AI: "Теләнмәгән оешмалар" исемлеге Русиядә кеше хокукларын бууга яңа адым


Русия Федерация шурасы утырышы
Русия Федерация шурасы утырышы

Amnesty International вәкиле Джон Дальһизен "теләнмәгән оешмалар" эшчәнлеген тыярга теләү - кеше хокукларын бууга яңа адым дип белдерде.

Русия паралментының "теләнмәгән оешмалар" эшчәнлеген тыярга теләве – Русиядә фикер белдерү иреге һәм гражданлык җәмгыяте табутына тагын бер кадак кагу булып тора, дип белдерә Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы.

Чәршәмбе көнне Федерация шурасы Генераль прокуратура һәм тышкы эшләр министрлыгына Русиядәге хөкүмәттән тыш коммерциясез 12 оешманың исемлеген тәкъдим иткән иде. Алар майда кабул ителгән канун нигезендә, әгәр эшчәнлекләре Русия Конституциясе нигезләренә, дәүләт иминлегенә куркыныч ясаса, "теләнмәгән оешма" итеп танылырга һәм ябылырга мөмкин.

Бу исемлекне төзеп тәкъдим итү Русиядә фикер белдерү иреген бууга тагын бер адым булып тора. Amnesty Internationalның Европа һәм Үзәк Азиядәге програмнары директоры Джон Дальһизен бу хәлне Русия хакимиятләренә ошамаган оешмаларага кануни эшләрен башкаруга комачаулау дип бәяләде. Ул шулай ук "теләнмәгән оешмалар" критерийларын аңлашылмый торган дип белдерде.

"Стоп-бит" дип аталган исемлеккә Сорос фонды-"Ачык җәмгыять", Милли демократия фонды, Халыкара республикан институт, Милли мәсьәләләрдә демократик институт, Макартурлар фонды, Freedom House, Чарльз Тюарт Мотт фонды, “Мәгариф һәм демократия” фонды, Көнчыгыш Европа демократик үзәге, Дөнья украиннар конгрессы, Украин дөньякүләм координация шурасы һәм Кырымда кеше хокуклары миссиясе керде.

XS
SM
MD
LG