Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина: Русиядән Донбасска һуманитар ярдәм ярдәм китерү тәртибен үзгәртергә


Киев Русиядән йөкләр тимер юл белән җибәрелергә, халыкара оешма вәкилләре тарафыннан тикшерелергә тиеш дип белдерә.

Украина Русиядән Донбасска һуманитар ярдәм китерү схемасы үзгәртелергә тиеш дип таләп итә. Бу тәкъдим Русия тышкы эшләр министрлыгына җибәрелгән.

Киев Русия йөкләре Украина көнчыгышына тимер юл белән җибәрелергә тиеш дип белдерә. Бу поезд Харьков өлкәсенең Тополи авылы янында чикне үтәргә, ә Купянски шәһәрендә аның тикшерелергә тиешлеге әйтелә. Йөктә нәрсәләр икәнлеге исемлеге дә бер атна алдан тапшырылырга, ә тикшерүне Халыкара Кызыл Хач, йә булмаса башка халыкара оешма вәкилләре үткәрергә тиеш.

Киев Русиядән китерелгән һуманитар ярдәмне тикшерү мөмкинлеге булмаганга бу яңа тәртипләрне таләп итә.

Украина көньяк-көнчыгышында низаг башланганнан бирле Русиядән 30дан артык һуманитар ярдәм дип аталган кәрван җибәрде.

XS
SM
MD
LG