Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Булгария" фаҗигасенең 4 еллыгын искә алдылар


Һәлак булучыларга куелган һәйкәл янында искә алу чарасы үтте
Һәлак булучыларга куелган һәйкәл янында искә алу чарасы үтте

Кама Тамагы районында "Булгария" корабында һәлак булучыларга багышлап куелган һәйкәл янында искә алу чарасы үтте.

Дүрт еллык уңаеннан чиркәү һәм мәчеттә үлгәннәр рухына дога кылынды, соңыннан үлгәннәрнең туганнары һәм кайбер республика министрлары, район җитәкчеләре катнашында искә алу чаралары үтте.

2015 елның апрель башында Татарстан югары мәхкәмәсе "Булгария" корабы бату эше нигезендә хөкем карарын чыгарды. Нәтиҗәдә Русия елга регистрының өлкән белгече Яков Ивашовка карата ярлыкау кире кагылды, җәза кырыслатылган һәм ул биш ярым елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Узган җәйдә Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе карары белән Ивашов амнистия нигезендә азат ителгән иде.

"Булгария"не арендага алып торучы оешма башлыгы Светлана Инякинага карата җәза йомшартылган. Ул элек билгеләнгән 11 ел урынына 9,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Хөкемгә тартылган тагын өч кешегә карата җәзаны мәхкәмә үзгәрешсез калдырган.

Рамил Хәмитов алты ярым, Ирек Тимергазиев алты, Владислав Семенов биш елга гомуми режимдагы колониягә хөкем ителгән иде.

2011 елда Идел елгасында Болгардан Казанга кайтып килүче “Булгария” көймәсе батып 122 кеше һәлак булды. Аларның 28-е балалар иде.

XS
SM
MD
LG