Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казарма җимерелүдән һәлак булганнарның бишесе Башкортстаннан


Омскида җимерелгән казармада 42 хәрби табылган, шуларның 23 һәлак булган. Корбаннарның бишесе хәрби хезмәткә Башкортстаннан алынган.

Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, Омски өлкәсендә хәрбиләр торган дүрт катлы казарма түбәсе җимерелеп һәлак булучы хәрбиләрнең саны 23 кешегә җиткән. Җимерекләр астында калган 42 хәрбинең барсы да табылган. Русия мәгълүмат чаралары язуынча 42 хәрбинең 23е һәлак булган, 19ын хастаханәләргә озатканнар.

Корбаннар арасында Башкортстаннан хезмәткә алынган биш кеше дә бар. Алар: Салават районыннан Рөстәм Шәйхуллин һәм Ранис Алтынбаев, Сибайдан Рөстәм Юмагулов, Чакмагыштан Фидан Мамлиев һәм Белореттан чакырылган Вадим Нафиков. Алар күптән түгел язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алынган булган. Һаләк булган хәрбиләрнең туганнары Омскига китте.

Җимерелгән бу казармада шулай ук Татарстанның Мамадыш районы, Арташ авылыннан Илфат Сафин да булган. Бу хакта Азатлыкка өч атна элек кенә хәрби хезмәткә алынган Илфатның әнисе Раушания ханым сөйләде.

"Әле Илфатны солдат хезмәтенә 21 июнь көнне генә алган иделәр. Киткәненә бер ай да юк. Без инде аның Омскига барачагын башта ук белгән идек. Казанда билегеләнү алгач, мине Омскига җибәрәләр дип әйткән иде. Шуңа күрә бүген көтү куып кайткач яңалыкларда Омскида казарма җимерелгән дигән хәбәрне ишеткәч нишләргә дә белми еларга тотындым. Әтиләре эшкә киткән иде инде. Ул арада Чаллыдан кызым шалтыратты, әни, Илфат кичә үк хәбәр иткән иде, ул исән сау, төнлә белән сезне борчымыйк дип әйтми торган идек, диде. Ул казарманың икенче катында булган. Казарма шатырдый башлагач, эчке киемнәр белән чыгып йөгердек дип, яңадан Илфат үзе әнисенә шалтыраткан.

"Исән генә булсын инде, ди Раушания ханым, Бүген бөтен авыл хәлебезнне белеп шалтырата, рәхмәт төшсен барысына да" ди ул.

Якшәмбе көнне Омски өлкәсенең Светлый авылында Хәрби десант гаскәрләренең 242нче уку үзәгендә казарма түбәсе җимерелә. Җимерекләр астында калырга мөмкиннәрне эзләү әле дәвам итә. Бина төзекләндерелгәндә технологик таләпләр сакланмаганга җимерелгән булырга мөмкин дип белдерелә. Әлеге каза сәбәпле җинаять эше ачылган.

Түбән Новгородтагы "РемЭксСтрой" Светлыйдагы казарманы төзекләндергән булган һәм, LifeNews хәбәр итүенчә, әлеге ширкәт Казанда да йортлар төзегән. Татарстан арбитраж мәхкәмәсе биш катлы йортны төзегәндә җитешсезлекләр өчен аны төрле күләмдә штрафларга тарткан булган. Аннан да кала, Түбән Новгородтагы мәхкәмә, 7408нче санлы хәрби бүлектә тулай торакны төзекләндергәндә җитешсезлекләр өчен, "РемЭксСтрой"ны 75 мең сум штрафка тарткан булган. Бу ширкәткә җитешсезлекләрне төзәтергә кушылса да, ул аларны үтәмәгән дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG