Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сбербанк һәм Татарстан ислам финанслары өлкәсендә хезмәттәшлек турында килеште


Сбербанк башлыгы Герман Греф (с) һәм Рөстәм Миңнеханов
Сбербанк башлыгы Герман Греф (с) һәм Рөстәм Миңнеханов

Татарстан һәм Сбербанк ислам банкингы һәм "Татарстанда яшәүче картасы" турында килешүне имзалады.

Бүген Иннополиста Сбербанк һәм Татарстан ислам финанслары өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Тарафлар төбәктә ислам банкингы үсеше өчен тәкъдимнәр әзерләячәк.

Килешүгә кул куйган Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "чит ил финанс базарлары белән авырлыклар булганда" ислам банкингы Татарстан өчен "яхшы чара" була ала диде. Русиядә ислам банкингы үсешенә Сбербанк башлыгы Герман Греф та кызыксыну белдерде.

Моннан тыш җитәкчеләр тере акча йөрешен киметү өчен "Татарстан картасы" булдыру турындагы килешүне имзалады. Әлеге килешү нигезендә Татарстанның берничә шәһәрендә кибетләрдә әлеге картаны кулланып әйбер сатып алып булачак.

XS
SM
MD
LG