Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда инстаграмчылар очрашуы узды


Казанның Иске татар бистәсендә инстаграмчылар очрашуы узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

Бөтен дөньяда уза торган instameet Казанда бу юлы Иске татар бистәсендә үтте.

Instameet (instagramers meeting), инстаграмчылар очрашуы Казанда беренче тапкыр гына узмый. Аны оештыручылар - фотографлар Артур Шәйхетдинов һәм Максим Ксенофонтов. Чираттагы instameet Иске татар бистәсендә уздырырга булдык, ди алар. Чөнки төзекләндерелгән бистәдә фотога төшү өчен матур җирләр күп, ди оештыручылар. Бу алар өчен "милли инстамит" булды.

Артур һәм Максим чарада катнашучыларга мобил фотографиягә кагылышлы киңәшләр биреп барды, ничек отышлы кадрлар ясау серләренә төшендерде. Артурның сүзләренчә, мобил камерага төшерү техникасы шактый үзгә, чөнки аның техник үзенчәлекләре дә башка. Иң мөһиме фотоларда симметрияне сакларга тырышу.

Инстамитка 40-50 блогер килде. 3 сәгать барган чарадан фотоларны инстаграмда #instameet_kazan хештегы аша карарга була.

XS
SM
MD
LG